Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2019, 12:50

Әниләр... Әйтим ниләр...

Әнинең маңгай сырларыБар иҗатымнан бөек.

Безне әниләр тапкан. Хәтта әнисез кеше дә бу якты дөньяга тууы өчен гомер буе аңа рәхмәтле булырга тиеш. Алар күкрәк сөтен имезгән, алар карап үстергән. Совет чорында аналарга балаларын карарга вакыт тимәде диярлек, ләкин моңа карап аларның кадере төшмәде. Без аларның эштән кайтканын тәрәзәгә капланып көтеп алдык.
Мин гомер буе бала чактагы бер мизгелне сагынам. Алты почмаклы авыл өенең эчке бүлмәсендә йокыдан уянып китәм. Алгы бүлмәдә әти белән әни гөрләшә-гөрләшә нәрсәдер эшләп мәш киләләр, өйгә тәмле исләр таралган. Әнинең таба ашлары... Араларында бары тик безнең Бәләбәй якларында гына пешерелә торганнары да бар. Чөнки кайберәүләрен белүче юк. Тәбикмәк, коймак, кыстыбый кебекләрне һәркем белә. Көлчә, төче күмәч тә кайбер яклар өчен билгеле. Кәкери, күзикмәк, ат тоягы кебек таба ашларын азлар гына белә. Әнине авылдагы туйларга чәкчәк пешерергә дә йөртәләр иде. Аның чәкчәкләре зур-зур булып уңалар иде.
Хәзер барысына да иде дияргә кала. Чөнки беркем дә гомерлек түгел. Әни узган ел 92 яшендә бакыйлыкка күчте. Яшәсен бәлки яшәгән дә булгандыр, ләкин әниләр мәңге яшәргә хаклы. Әниләрегезнең исән чагында кадерен белеп калыгыз.

* * *

Әнкәй җаным, яшең бетеп бара,

Туксан яшь ул уен түгелдер.

Син күптәннән әзер бакыйлыкка,

Шуңа китү кыен түгелдер.

Дәвамчылар синең сеңдергәннәр

Күзләреңнең яшел төсләрен.

Балаларың, оныкларың кала,

Уңганлыкта синең ишләрең.

Уңганлыгың һәм дә тырышлыгың

Торып калмый бары сүзләрдә.

Бу мирасны тигез бүлеп алдык,

Алар кала торып безләрдә.

Сиратларда чират тормаенча

Оҗмахларга илтер синең юл.

Әнкәй җаным, күрешербез әле,

Очрашканга кадәр бәхил бул...
* * *
Гомер буе шигырь яздым,

Язасылары күпме?

Барлык тормыш каләм чәйнәп,

Кәгазь пычратып үтте.

Том-том итеп шигырьләрне

Чыгар, чыгарма өеп,

Әнинең маңгай сырлары

Бар иҗатымнан бөек.

Читайте нас: