Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 ноябрь 2019, 00:55

Радий Хәбиров татар директорын алыштыруга каршы булган

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 22 ноябрь гәзит, интернет басма һәм телеканалларның баш мөхәррирләре белән очрашты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 22 ноябрь гәзит, интернет басма һәм телеканалларның баш мөхәррирләре белән очрашты.
Анда ул хакимиятне бәреп төшерергә тырышучыларга каршы каты көрәшәчәген белдерде.
Мин хакимиятне бәреп төшерергә тырышкан кешеләргә каршы кискен көрәшәчәкмен. Мин безне баррикадаларга чакыручыларга каршы. Чит илдән акча алучыларга каршы”, диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы Бөтендөнья Башкортслары корылтаенда “Башкорт” оешмасына карата әйткән кискен сүзләрен дә искә төшерде:
Бөтендөнья башкортлары корылтае үткәндә, миннән “Башкорт” һәм башка шундый оешмаларга ничек каравымны сорадылар. Мин аларга рәхимсез булачагымны әйттем. Мин үзем, Советлар Союзыннан чыккан кеше буларак, холкым буенча шактый интернациональ. Ләкин әгәр дә бер милләтне икенчесеннән югары куючы структуралар барлыкка килә икән, мин алар белән көрәшәчәкмен. Мәсәлән, бер мәктәптә алар татар милләтеннән булган мөдир урынына башкорт милләтеннән булган мөдирне куярга теләделәр. Һәм алар шуннан соң галәм дәрәҗәсендәге җәнҗал куптарды. Мин андый кешеләр белән юлдаш түгел”, диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы алдагы эшчәнлекнең дүрт юнәлешен дә билгеләде.
Аныңча, беренчедән, Башкортстанда горурланырлык нәрсәләр күп (кешеләр, тарих, табигать, ширкәтләр).
Икенчедән, үсешкән икътисадлы һәм алга киткән җәмгыятьле көчле республика.
Өченчедән, Башкортстанны уңышлы киләчәк көтә.
Дүртенчедән, республикада 4 миллион кеше яши, гаделлекне, тәртиптә яшәүне, аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтүне үзебез хәл итәргә тиеш.
Әлеге юнәлешләр Башкортстан ашлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайга күндереләчәк еллык юлламага да кертеләчәк.
Читайте нас: