Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь 2019, 15:55

Рапат кибетендә хәмер сатылмый

Чакмагыш районында «Аек авыл – 2019» бәйгесен Рапат авыл советы күтәреп алды.

Соңгы вакытта авылларда уңай тенденцияләр күзәтелә. Сөенечле мисал – исерткеч эчемлекләр кулланудан баш тарту турында күмәк карар кабул итүче авыллар пәйда була. Һәр авылның аеклыкка үз юлы. Шул башлангычларның нәтиҗәсе булып, быел июль аенда Башкортстанда «Аек авыл – 2019» конкурсы башланды.
Чакмагыш районында әлеге бәйгене Рапат авыл советы күтәреп алды. Чарада катнашучылар мәчеттә, музейда, мәктәптә булдылар, анда укучыларның киездән үргән эшләре тәкъдим ителде. Клубта – кул эшләре күргәзмәсен, спорт залында гимнастика дәресләрен карадылар (биредә 30дан артык хатын-кыз актив шөгыльләнә). Бриллиант туйларын үткәрүче гаиләләрне һәм күптән түгел генә никах укыткан яшьләрне хөрмәтләделәр.
Чарада авыл халкы һәм кунаклар – Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Усманов, Чакмагыш муниципаль районы Советы секретаре Лиүзә Дәүләтова, район Советы депутаты, мәгариф бүлеге җитәкчесе Манзура Нәбиева, район Советы баш белгече Индира Гәрәева, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Фирүзә Сакаева, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Авыл советы турында белешмә:
Рапат авыл советы 3 торак пункт – Рапат, Яңа Биккенә, Яңа Рәсмәкәй авыллары керә. 420 йортта барлыгы 1033 кеше яши. Авылга 1664 елда нигез салынган дип санала. Бүгенге көндә урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бар, мәдәният йорты, модельле китапханә, почта, Саклык банкы бүлекчәсе бар. Рапатлылар авылдашлары – Социалистик Хезмәт Герое Ринат Йосыпов, РСФСРның атказанган, БАССРның халык артисты Илфак Смаков, атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гөлфирә Зәйнетдинова, атказанган укытучылар Альберт Гайнетдинов, Рива Шәйморатова, авыл хуҗалыгының дистәләгән лаеклы хезмәткәрләре – белән хаклы рәвештә горурлана.
Рапат авыл биләмәсе башлыгы Радим Рашит улы ЛАТЫЙПОВ безгә шуларны хәбәр итте: «Аек авыл-2019» конкурсында катнашубызның төп максаты – авыл халкын аек һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, үсеп килүче буынны эчүгә һәм тәмәке тартуга катнаштырудан саклау булды.
Уку елы дәвамында һәм каникулларда укучылар белән әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, тематик уеннар, алкоголизм, тәмәке тарту һәм наркомания сәбәпләрен аңлату чараларын үткәрдек. Мәктәпләрдә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәгән стендлар урнаштырылган. Китапханәдә актуаль темага почмагы бар. Клуб хезмәткәрләре даими рәвештә яшьләр өчен дә, өлкән яшьтәгеләр өчен дә кызыклы чаралар үткәрә. Авылның иң изге урыны – мәчет, халык дини гыйбадәтханәгә теләп йөри.
Авыл җирлеге башлыгы, эчке эшләр бүлеге вәкилләре, хатын-кызлар советы, яшьләр эшләре буенча белгеч, мәктәп директоры белән берлектә айлык системалы профилактик рейдлар үткәрелә. Бу рейдларда күп балалы, яңа туган балалары булган гаиләләрнең, өлкән яшьтәгеләрнең, авыр тормышлы гаиләләрнең хәлен беләбез. Нәтиҗәләр дә бар. Мисалга, элек наркология исәбендә 9 кеше торса, 3се исәптән төшерелгән.
Кибеттә алкоголь продукциясе сатылмый, полиция участок уполномоченные белән бергә даими эш алып барыла: легаль булмаган алкоголь продукциясен сатучыларга каршы көрәш алып барыла. Агымдагы елда шуларның берсе ачыкланган һәм административ җәзага тартылган. Авыл советы һәм хатын-кызлар советы вәкилләре, җитәкчеләр халыкны борчыган проблемаларны хәл итү һәм фикер алышу өчен даими рәвештә гражданнар җыеннарын үткәрәләр.
Бездә тырыш хезмәт, тырышлык һәм намуслылык белән уңышка ирешкән кешеләр яши, чөнки аларның төп девизы: «аек һәм лаеклы бул!»”.
Рәсимә ИЛЬЯСОВА
Без үзебез Рапаттан
“Сез кайдан?” – дип сорасагыз,
– Без үзебез – Рапаттан.
Илфак моңы ишетелә
Монда һәрбер тарафтан.
Таулар тора авылымны
Давыл-җилләрдән саклап.
Рапат, Чирабай елгасы
Гүя, алган кочаклап.
Шушы инешләрнең суы
Агыйделгә кушыла.
Башкортстан башлана бит
Безгә менә шушыннан.
Бер агачның тармагыдай
Рапатның урамнары.
Мул тормышта яши халкы:
Төзек йорт-куралары.
Урам уртасында – һәйкәл,
Батырларга куелган.
Исемнәре мәрмәр ташка
Җуелмаслык уелган.
Авылыма иман кайтты:
Үзгәрде бит замана.
Ераклардан нурын сибә
Көмеш айлы манара.
Басулары уңдырышлы,
Ел да мул уңыш бирә.
Фермаларда эшлиләр
Компьютер белән генә.
Мәктәбендә чыңлап тора
Җиз кыңгырау моңнары.
Төрле яктан сәләтлеләр
Кызлары һәм уллары.
“Илфак” исемен йөретә
Мәһабәт сәнгать йорты.
Һәрчак шушында агыла
Авылның яше, карты.
Авылны карыйсың килсә,
Кызылтауга менәсең.
Туган җирнең бөеклеген
Тик биектән күрәсең.
Шуны җирне атам-бабам
Үзенә сайлап алган.
Ә уллары, оныклары
Бу җиргә тугры калган.
Еллар үтәр. Килер буын
Әйтер әле кабаттан:
– Сез кайдан? – дип сорасагыз,
– Без үзебез – Рапаттан.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әзерләде.
Читайте нас: