Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2019, 11:45

Чакмагышлылар булдыра!

Чакмагыш районы мәдәният йортында районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелде.

Басу-кырлар тынып калгач, игенче дә, иркен сулап, җыйнаган уңышларын барлый, алдагысы өчен нигезле план булдыра. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай шигырендәгечә, соңгы елларда җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явып куандырмаса да, тырыш авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте, алдынгы технологияләр кулланып эшләү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча районыбыз республикада алдынгы урын тота. Район икътисадын тотрыклы итүгә саллы өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбыз олы хөрмәткә ия.
Шул уңайдан тантаналы шартларда Чакмагыш районы мәдәният йортында районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелде. Анда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең һәр стадиясендә зур күрсәткечләргә ирешкән мөхтәрәм райондашларыбыз – хезмәт алдынгылары, белгечләр, хуҗалык рәисләре, крәстиян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, хаклы ялдагы хезмәт ветераннары җыелды.
Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар – Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Нуриәхмәтов, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Соколов, Ирек Усманов, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы – Илгиз Ихсанов, “Агро-сәнәгать компаниясе “Агро-200” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Руслан Биктаһиров катнашты.
Кунаклар тәүдә фойеда урнаштырылган авыл хуҗалыгы казанышлары, муллыкка бай күргәзмә белән таныштылар. Тамаша залында исә чара районыбыз турындагы видеоязманы караудан башланды. Туган ягыбызның гүзәл табигате, күкрәп үскән иген басулары, кара алтын чыгаручы нефть корылмалары һәм тырыш халкы турындагы документаль фильм карагач, райондашларыбыз һәм кунакларның да күңеле соклану һәм горурлану хисе белән тулышкандыр. Чөнки район мәдәният йортының вокаль ансамбле башкаруындагы районыбызның гимнына әверелгән “Шат кояшлы Чакмагышым” җырын залдагылар аягүрә басып тыңладылар. Бәрәкәтле Чакмагыш туфрагында үскән тук башаклар һәм игенчеләребезнең бөек казанышы, яшәү көче – күпереп пешкән икмәк сәхнә түренә урнаштырылгач, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев залдагыларны бәйрәм белән тәбрик итеп чыгыш ясады. Авыл эшчәненең хезмәтен бәһалап, зур куаныч белән ирешелгәннәргә тукталды.
– Авыл хуҗалыгы – ул икътисадның әһәмиятле тармагы. Иген игү – мактаулы, изгелекле һөнәр. Әмма җиңелдән түгел. Катлаулы һава шартларында эшләүгә карамастан, районыбыз быел да югары күрсәткечләргә иреште. Агымдагы елда республика караваенда Чакмагыш игене өлеше тулаем җыем исәбендә – икенче, ә һәр гектардан уңыш алу буенча беренче урында. Барлыгы 191 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелды, гектар куәте 41 центнер тәшкил итте. “Базы”, “Герой”, “Байбулат” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күрсәткечләр тагы да югарырак. Шикәр чөгендере һәр гектардан 429 центнер уңыш бирде, барлыгы 156 мең тоннадан артык татлы тамыр казып алынды.
Терлекчеләребезнең фидакарьлеге дә зур хөрмәткә лаек. Безнең район дистә еллар дәвамында сөт җитештерү һәм һәр сыердан сөт савып алу буенча республикада лидер булып тора. Ел барышында 45 425 тонна сөт һәм 2612 тонна ит җитештерелде. Авыл хуҗалыгының барлык тармакларында хезмәт салучы якташларыбыз белән горурланырга хаклыбыз. Фидакарьлекнең нәтиҗәсе җимешле: 2019 елда да безнең район Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломына лаек булды. Бүген катлаулы технологияләр заманында яшибез, аңыбызга, тормышыбызга инновация, нанотехнология, модернизация кебек төшенчәләр керә. Әмма авыл хезмәте һәрвакыт һәркем өчен кирәкле булып кала. Бөек хезмәткәр, тыйнак туйдыручы-крестиян Русиянең өмете һәм терәге булды һәм шулай булып кала. Авыл хуҗалыгы тармагында югары күрсәткечләргә ирештергән барлык хезмәтчәннәребезгә чиксез зур рәхмәтлемен. Бу – йокысыз төннәр, ару-талуны онытып хезмәт кую бәрабәренә ирешелгән уңыш. Җир эшенә, игенчелек, терлекчелеккә чын күңелдән бирелгәннәр генә башкара ала моны, – диде ул. Реканс Фәнил улы тармак ветераннарына аерым рәхмәтен белдерде. “Сезгә бай тәҗрибәгезне яшьләргә күчерүегез өчен рәхмәтлемен. Сезнең хезмәт безгә үрнәк. Яшьләребез бүгенге көндә игелекле, тырыш хезмәтләре белән районыбызны данлыйлар, республика күләмендә мәртәбәле итәләр. Арытаба да яңадан-яңа җиңүләр яулыйк, тормышыбызны ямьләп яшик”.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле – бүләкләүләрне дә Реканс Фәнил улы башлады: бер төркем хезмәт алдынгыларына, “Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел” юбилей медальләрен, муниципаль районның Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының урынбасары Рамил Нуриәхмәтов бәйрәм шатлыгы белән уртаклашты.
– Бүген сездә шатлыклы бәйрәм, хөрмәтле чакмагышлылар! Башкортстан Хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм шәхсән үземнең исемнән тырыш хезмәтегез, ил табынын баетуга керткән лаеклы өлешегез өчен зур рәхмәт белдерәм, барчагызга да бәхет, имин еллар телим. Сез, Башкортстан аграрийлары арасында чагу балкыйсыз, басучылыктан уңыш алуда һәм терлекчелек продукциясе җитештерү буенча ла әйдәп барасыз, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтәсез. Бүген ирешелгәннәрегезгә яңа казанышлар өстәлсен, үрләр арты үрләр яулансын. Сез, булдырасыз!, – диде ул.
Чыгышы соңында Рамил Рәмзил улы агросәнәгать комплексында озак еллар намуслы эшләгән дистәдән артык чакмагышлыларга Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Аннан соң сүз алган БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның чыгышы да хезмәт кешесенә тирән ихтирам, чакмагышлылар өчен горурлык хисе белән сугарылган иде. “Райондашларымның фидакарь хезмәте республика, ил күләмендә билгеле. Бүген ирешелгәннәргә яңа казанышлар өстәлсен, тагы да югарырак күрсәткечләргә ирешү өчен безнең мөмкинлекләр зур”, – диде ул һәм хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатларын тапшырды.
Аннан соң сәхнәгә, бәйрәм белән котларга БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усманов чакырылды. Ул авыл хуҗалыгы эшчәннәренең хезмәтен югары бәһалап, игенчелектә, терлекчелектә зур уңышларга ирешүләрен билгеләп үтте һәм озак еллар намуслы хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләгән алдынгыларга Рәхмәт хатларын тапшырды.
Тантанада безнең район белән хезмәттәшлек итүче “Агро-200” компаниясенең генераль директоры Руслан Биктаһиров та чыгыш ясап, Бәләбәй сөт комбинатына 15 ел дәвамында бары тик сыйфатлы продукция тапшыручы, кулга-кул тотынышып эшләүче чакмагышлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бүләкләрен тапшырды.
Тырыш хезмәт батырларына әнә шулай кадер-хөрмәт күрсәтелде. Быел да районыбыз хезмәтчәннәре чираттагы тапкыр авыл хуҗалыгы производствосын югары дәрәҗәдә алып баруларын раслады. Мәдәният йортында узган тантана чын мәгънәсендә тарихи вакыйга, дисәк бик дөрес булыр. Чөнки моның кадәр уңыш алып, бу чаклы сөт җитештерелгәне булмады район тарихында. Тантана җыр-бию белән үрелеп барды. Район тарихын, авылдагы хезмәт шавын чагылдырган, күмәк сәхнәләштерелгән тамаша, “Ядкарь”, “Березка”, ”Сеспел”, вокаль ансамбльләренең һәм “Асылъяр” бию, “Дуслык” балалар бию коллективларының чыгышлары авыл уңганнарына олы бүләк булды.
Гөлүсә ФӘРВӘҖЕВА.
Чакмагыш районы.
Лиана ХАНМУРЗИНА фотосы.
Фотода: Хезмәт алдынгыларыннан бер төркем.
Читайте нас: