Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2019, 17:15

Татарлар һәм башкортлар урыс язмасына ничек күчкән?

Белүебезчә, барлык төрки халыклар да иң борынгы дәверләрдә руник графикада язганнар. Ислам дине кабул ителгәч (бабаларыбыз яшәгән Болгар дәүләте аңа 922 елда күчә), графикабыз да гарәп язмасына күчә. Октябрь инкыйлабыннан соң 1927 – 1939 елларда барлык төрки халыклар да язмаларын мәҗбүри рәвештә латин графикасына үзгәртә. Ләкин аның гомере дә озын булмый. 1939 елда СССРда яшәгән бөтен төрки милләтләр дә көчләп дип әйтерлек урыс язмасына – кириллицага күчерелә. Шуны әйтергә кирәк, бу язма татар һәм башкорт телләренең барлык яңгыраш үзенчәлекләрен үзендә чагылдырып бетерми. Шуңа күрә, Советлар Союзы таркалып, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Казахстан кебек дәүләтләр мөстәкыйльлек алгач, алар, кулланылышта уңайлырак, дип, латин графикасына кире әйләнеп кайттылар. Ә Русиядә исә 2002 елда кириллица илдәге барлык телләр өчен дә уртак графика итеп закон нигезендә ныгытылды...Бу язмабыз татар һәм башкортларның ХХ гасырда язма алыштыру тарихына байкау ясаячак.

Белүебезчә, барлык төрки халыклар да иң борынгы дәверләрдә руник графикада язганнар. Ислам дине кабул ителгәч (бабаларыбыз яшәгән Болгар дәүләте аңа 922 елда күчә), графикабыз да гарәп язмасына күчә. Октябрь инкыйлабыннан соң 1927 – 1939 елларда барлык төрки халыклар да язмаларын мәҗбүри рәвештә латин графикасына үзгәртә. Ләкин аның гомере дә озын булмый. 1939 елда СССРда яшәгән бөтен төрки милләтләр дә көчләп дип әйтерлек урыс язмасына – кириллицага күчерелә. Шуны әйтергә кирәк, бу язма татар һәм башкорт телләренең барлык яңгыраш үзенчәлекләрен үзендә чагылдырып бетерми. Шуңа күрә, Советлар Союзы таркалып, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Казахстан кебек дәүләтләр мөстәкыйльлек алгач, алар, кулланылышта уңайлырак, дип, латин графикасына кире әйләнеп кайттылар. Ә Русиядә исә 2002 елда кириллица илдәге барлык телләр өчен дә уртак графика итеп закон нигезендә ныгытылды...
Бу язмабыз татар һәм башкортларның ХХ гасырда язма алыштыру тарихына байкау ясаячак.
Традицион гарәп орфографиясенең төрки телләрнең аваз системасына туры килмәве инде Октябрь инкыйлабына кадәр үк билгеле була. Авазларның аерым, сүз башында, уртасында һәм ахырында дүрт төрле язылышы басмаханәләр эшендә дә, балаларны укырга өйрәткәндә дә зур авырлыклар тудыра. Татар телендәге аерым авазлар гарәп графикасында бөтенләй чагылыш тапмый. Милли зыялылар бу өлкәдә үзгәрешләр өчен көрәшеп караса да, патша хөкүмәте урыс булмаган милләтләрнең рухи ихтыяҗларына бөтенләй игътибар бирми. Мәсәлән, Каюм Насыйри гарәп хәрефләренең язылыш кагыйдәләрен гадиләштереп, аны берничә татар авазы белән баетырга тәкъдим итә, тик моның нәтиҗәсе булмый. Миссионер Николай Ильминский керәшеннәр өчен кириллицага нигезләнгән татар әлифбасын гамәлгә кертә. Ләкин мөселман татарлар аны кабул итми. Өченче юл – латин графикасына күчү була. Монысы буенча фикер алышу Октябрь инкыйлабыннан соң башлана. Татар теле орфографиясенә реформа ясау мәсьәләсе буенча ун елдан артык барган бәхәсләр 1920нче еллар башында күренерлек нәтиҗәгә китерә: 6 сузык аваздан торган орфография нигез итеп алына һәм бу татар халкы өчен шактый зур адым була. Ләкин башка төрки милләтләрнең алфавитлары белән аерымлыклар моннан соң арта гына төшә, аваз-хәреф мөнәсәбәтләрен билгеләгәндә уртак принципларны булдыру көн тәртибенә баса.
Әлеге бәхәсләргә чик куеп, төрки халыкларның телен уртак орфографиягә нигезләнеп үстерү өчен, Баку шәһәрендә 1926 елның 26 февраленнән 5 мартына кадәр Тюркологларның беренче бөтенсоюз съезды үтә. Аның эшендә, Әзербайҗан һәм Урта Азия союздаш республикаларыннан тыш, автономияле республикалар һәм өлкәләр вәкилләре, Мәскәү, Ленинград һәм башка шәһәрләрдән күренекле урыс тел галимнәре һәм ориенталистлары – барлыгы 131 делегат катнаша. Шуларның 111е төрле республикаларның фәнни оешмалары тарафыннан сайлана, 20 иң күренекле тел галимен оештыручылар үзләре чакырып ала. Делегатларның 93е – төрки, 38е башка милләтләрдән була. Татарстан гыйльми җыенга – 10, Башкортстан 6 делегат җибәрә. Съезд эшендә илнең төрле төбәкләреннән килгән 14 казан татары катнаша (ул елларда мишәрләр һәм типтәрләр аерым милләтләр булып исәпләнгәнлектән, аларның санын без татарлар исемлегенә кертмәдек). Башкортлар саны 6 була.
Татарстан вәкиллеген танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов җитәкли. Аннан башка делегация составына Гыйбад Алпаров, Газиз Гобәйдуллин, Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Шәрәф, Гали Рәхим, Шамил Усманов, Салих Атнагулов, Сибгать Гафуров, Гаяз Максудов кебек күренекле галимнәр, педагоглар, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре керә. Башкортстаннан исә Хәбибулла Габитов, Мәҗит Вилялов, Габделәхәт Вилгаданов, Кәрим Иделгуҗин, Шәриф Манатов, Сәгыйть Мерәсев, Закир Шакиров тюркологлар җыенына делегат итеп сайлана.
Җыенда ике үзәк проблема куела: милли орфография һәм терминология мәсьәләләре. Аларның иң әһәмиятлесе беренчесе була. Барлык төрки халыкларның да делегацияләре гарәп графикасын латинга күчерү тәкъдимен кертә. Галимҗан Ибраһимов, Татарстан делегациясенең башлыгы буларак, моңа каршы чыга һәм “Татар орфографиясе турында” исемле чыгышында латинга күчмичә, гарәп хәрефләрен реформалаган яңалифне гамәлгә кертү белән чикләнергә чакыра: “Без, Татарстан вәкилләре, гарәп хәрефләренә реформа ясау, шуның белән аны хәзерге заман техникасына яраштыру юлындабыз... Башкаларның тәҗрибәсеннән ни-нәрсә чыгар, аны киләчәк күрсәтер”, – ди ул. Ләкин күпчелек аның карашын якламый, латинницага күчүне хуп күрә. Хәтта татар делегациясенең үз эчендә дә бу мәсьәләдә фикер берлеге булмый. Мәсәлән, Шамил Усманов кириллицага күчүне яклый. Нәтиҗәдә, 101 тавыш белән латин графикасы тарафдарлары җиңеп чыга. 7 делегат каршы тавыш бирә, 6сы битараф кала.
Тюркологлар съездындагы доклады матбугатта басылып чыккач, Г. Ибраһимов позицияләрен тәнкыйть итеп язылган мәкаләләр һәм җыелышларда чыгышлар шактый күп була. Шуларга җавап итеп, әдип күләмле генә өч мәкалә бастыра һәм үзенең графика өлкәсендәге позициясен тагын да ачыклар өчен, читләтеп кенә тюркологлар съездының принципиаль ялгышын ачып сала. Якташыбыз графика алыштыру, элекке мирастан аерылу куркынычын тудырып, халыкның иҗтимагый үсешен артта калдырырга мөмкинлеген ассызыклый. Күренүенчә, Г. Ибраһимов административ чаралар куллану, латинлаштыруны ясалма тизләтү ягында булмый, халыкның бу яңалыкны аңлы рәвештә, өстән басым ясалмыйча кабул итүен тели.
Шушы ук фикер Татарстан делегациясе вәкиле Галимҗан Шәрәфнең “Гарәп һәм латин шрифтлары һәм аларны төрки-татар халыкларында куллану мәсьәләсе” дигән докладында да үткәрелә. Ул съездның унынчы утырышында иң соңгы чыгыш була. Өстәвенә, ораторның тавышы да артык басынкы булганлыктан, аңа артык игътибар бирелми. Шулай итеп, съездда латинчылар җиңеп чыга һәм 1927 елдан барча төрки халыкларны латин графикасына күчерү эше башлана. 1929 елның 7 августында СССР Халык комиссарлары советы һәм Үзәк Башкарма Комитеты кабул иткән карар нигезендә, моңа кадәр гарәп графикасы белән файдаланган халыклар һәммәсе дә рәсми рәвештә латинницага күчерелә. Ләкин аның да гомере озын булмый. 1939 елда өч ай вакыт эчендә РСФСРда яшәүче барча милләтләр дәүләт карары белән кириллицага күчерелә.
Терминология мәсьәләсенә килгәндә, күпчелек гарәп-фарсы алынмаларын гамәлдән чыгарып, аларны төрки сүзләр белән алыштыруны яклый. Фәндә исә Европа халыклары телләреннән кергән интернациональ сүз-гыйбарәләрне куллану кирәклеге ассызыклана. Бу “бөтендөнья революциясе” вакытында төрле милләтләрнең аралашуын җиңеләйтергә тиеш була.
Шулай итеп, әлеге съезд совет чорында төрки телләр үсешен дистә елларга алга билгеләгән мөһим чара була. Аның нәтиҗәләрен без әле дә тоябыз.
Съездда катнашучыларның язмышы бик гыйбрәтле һәм аяныч. Татарстан делегациясеннән Галимҗан Ибраһимов, Газиз Гобәйдуллин, Галимҗан Шәрәф, Гали Рәхим, Шамил Усманов, Салих Атнагулов, Гаяз Максудов 1937-1938 елларда пантюркизмда һәм контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп, Сталин репрессияләре тегермәненә эләгә, төрмә-сөргеннәргә сөрелә, һәлак ителә. Гыйбад Алпаров моңа кадәр яши алмый, 1936 елда туберкулездан вафат була. Габдрахман Сәгъди, ил өстендә репрессия козгыны канат җәюен сизеп, 1930 елда Урта Азиягә чыгып китә. Үзбәк әдәбиятын өйрәнә, төрле югары уку йортларында белем бирә һәм 1956 елда вафат була.
Башкортстан делегациясеннән Хәбибулла Габитов, Габделәхәт Вилгаданов, Кәрим Иделгуҗин, Шәриф Манатовлар, шулай ук, Сталин репрессияләре корбаны булалар. Арадан бары тик Закир Шакировның мәгърифәтчелек эшчәнлеге генә дәүләт тарафыннан тиешле бәһа ала. Ул Социалистик Хезмәт Герое исеменә, күпсанлы орден-медальләргә лаек була, гомеренең ахырына кадәр педагогик хезмәт белән шөгыльләнә.
Съездда катнашкан дөньякүләм танылган галимнәрнең дә язмышы аяныч була. Александр Самойлович, Җәләл Корыкмасов, Бәкер Чобан-заде, Осман Акчокраклы, Әхмәт Байтурсынов, Сәлмән Мумтаз, Рухулла Ахундов, Исидор Барахов, Хәнәфи Зәйналлы кебек күренекле тел белгечләре һәммәсе дә Сталин җәлладлары тарафыннан һәлак ителә.
Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: әлеге җыеннан соң, 1930нчы елларда тел гыйлеме тулаем партия өйрәтмәләренә буйсындырыла. Тюркологларның беренче бөтенсоюз съездыннан соң тел проблемалары буенча дискуссияләр, фикер алышулар бөтенләй диярлек юкка чыга. Бу өлкәдә фикер алышулар Сталин үлеменнән соң гына башлана. Ә инде милли орфография, кабаттан латин графикасына күчү мәсьәләләренә нисбәтле кызу бәхәсләр “үзгәртеп кору” чорында, 1990нчы елларда яңадан киң яңгыраш ала. Кириллицаның татар теленең авазлар системасын бар тулылылыгы белән чагылдыра алмавы, үзгәрешләр кирәклеге галимнәрдә хәзер шик тудырмый. Димәк, милли графика һәм орфография мәсьәләләре һаман да көнүзәк проблема булып кала бирә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.
Архив фоторәсемендә: Тюркологларның беренче бөтенсоюз съездында татар делегатлары. Алгы рәттә, сулдан дүртенче – Галимҗан Ибраһимов.
Читайте нас: