Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2019, 22:40

Нәҗибә Сафина Уфаны яулады!

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Нәҗибә Сафина Уфада булып китте.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Нәҗибә Сафина Уфада булып китте. Ул Башкортстан башкаласында булган ике көндә Башкортстан Язучылар берлегендә, Татар иҗтимагый үзәгендә һәм башкаланың Дим районы китапханәсендә очрашулар уздырды.

Чаралар бик кызыклы һәм шактый кайнар узды. Нәҗибә Сафина үзенең тормыш юлы, туган тел өчен көрәше, җәмәгате – Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов турында фикерләре белән бүлеште. Халыкка аеруча Мөдәррис Әгъләмов турында бер мәзәк хуш килде. “Мөдәррис Әгъләмов Татарстан Язучылар берлегенә килеп керә. Аягында иске галош. Аңа карап-карап торганнан соң Ркаил Зәйдулла:

Кара әле, Мөдәррис әкә. Монда галош киеп килмәсәң дә булыр иде бит, – ди.

Бук арасында йөрергә ярамаган тагын, – ди халык шагыйре бер дә исе китми генә.

Чарада шагыйрә кат-кат милли мәгарифне торгызу кирәклеген ассызыклады, шигырьләрен укыды. Чарада аның сүзләренә җырлар да яңгырады.

Читайте нас: