Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2019, 18:40

“Монгол-татар изүеннән котылу” көнен бәйрәм итмәячәкбез!

Владимир Путин Русиядә “монгол-татар изүе” тәмамланган көнне бәйрәм итү идеясен хупламаган. Бу хакта Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

Владимир Путин Русиядә “монгол-татар изүе” тәмамланган көнне бәйрәм итү идеясен хупламаган. Бу хакта Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.
Хәтерегезгә төшерәбез: 1480 елда Угра елгасының ике ярында Алтын Урда һәм урыс гаскәрләре капма-каршы тора. Алтын Урда ханы Әхмәт берничә тапкыр елганы кичү омтылышы ясап карый, ләкин алар уңышка өлгәшми. Нәтиҗәдә, хан гаскәрләрен кире борып алып кайтып китәргә мәҗбүр була. Шушы вакыттан башлап Иван III җитәкләгән Мәскәү кенәзлеге Алтын Урдадан тулы бәйсезлек ала.
Шул уңайдан Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов 11 ноябрьне Русиядә истәлекле көн итеп рәсмиләштерү тәкъдимен керткән иде. Ул әлеге идеянең тарихчылар сәясәтчеләр, төбәк җитәкчеләре, гади халык арасында зур хуплау табуын белдерде. “Иң мөһиме, – диде ул, – Русия Президенты Владимир Путин да әлеге башлангычыбызга теләктәшлек белдерде.”
Губернаторның бу сүзләрен Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков кире какты. Аның сүзләренә караганда, Владимир Путин әлеге башлангыч турында хәбәрдар, ләкин аны хуплап бер сүз дә әйтмәгән. Шулай ук 11 ноябрьне Русиядә истәлекле көн итеп рәсмиләштерү буенча бер эш тә башланмаган.
Шуны да өстик, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әлеге идеягә кискен каршы чыгып, аның Русиядә милләтара татулыкны бозучы бер адым булачагын ассызыклаган иде. Танылган публицист Максим Шевченко исә 11 ноябрь Русиядә “Монгол-татар изүеннән котылу көне” буларак билгеләнә башласа, Татарстанда Казанның руслар тарафыннан яулап алынган 15 октябрьне “Мәтам көне” буларак рәсмиләштерү тәкъдиме белән чыкты.
Мондый адымнарның юньлегә илтмәве көн кебек ачык. Тарихтагы үпкәләрне барлаудан бигрәк, бүген киләчәккә карап яшәү мөһим.
Читайте нас: