Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь 2019, 14:35

Динә МОРЗАКАЕВА. Китап – илаһи могҗиза

З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының республика халыклары әдәбияты бүлеге оештырылуга – 25 ел. Бу уңайдан 1нче декабрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында әдәби-музыкаль кичә үтәчәк.

Китап – кеше акылы тудырган олы могҗизаларның берсе, ул, бәлки, диндәшләребезгә күктән иңдерелгән изге Коръән кебек, илаһи бүләктер. “Китап сүзе” дигән гыйбарә һәркемгә билгеле, басма сүз зурланган, гыйлем эстәү хупланган һәрчак. Шуңа да: “Китапсыз йорт – тәрәзәсез өй”, “Укыган үргә табан, укымаган гүргә табан”, “Укыган үлмәс, укымаган көн күрмәс” дигәннәр. Быел үзенең 100 яшен каршылаган “Китап” нәшрияты Русиядә иң эреләрдән исәпләнә. Аның эшчәнлеге күптармаклы: нәфис һәм гыйльми әдәбият, балалар өчен китаплар, мәктәп дәреслекләре, уку-укыту әсбаплары, методик кулланмалар, фольклор җыентыклары, тарихи басмалар, публицистика, сүзлекләр, плакатлар, календарьлар, юбилей альбомнары нәшер ителә монда.
Китапка булган ихтыяҗны канәгатьләндерүгә нәшриятның республикабыз халыклары әдәбияты бүлеге дә зур өлеш кертә. Әлеге бүлек моннан 25 ел элек кенә оештырылуга карамастан, бу Башкортстанда милли китаплар тик XX гасыр азагында гына дөнья күрә башлаган, дигәнне аңлатмый, әлбәттә.
Халкыбыз борын-борыннан китаплы булган. Тәүдә кулъязма китаплар таралган, аннан, 1612 елда – дүрт гасыр элек Лейпцигта татар телендә беренче китап басылгач, нәшрият эше алга киткән. Х1Х гасыр азагында, ХХ йөз башында Уфа шәһәре дә китап басу үзәкләренең берсе буларак дан алган.
“Китап” нәшриятының элгәре – “Башкнига”да 1922–1926 елларда җәмгысе 232 исемдә китап дөнья күреп, шуларның 190ы башкорт телендә, 10ы русча, 32се татарча чыккан.
Үткән йөзнең 90нчы елларында, илдә демократия җилләре исеп, милли үзаң көчәйгәч, ана телендә китаплар нәшерләү мәсьәләсе янә күтәрелде. Шулай да нәшриятта яңа сектор оештырылып, тиз арада татар китапларын әзерләү максаты куелгач, кызыклы хәл ачыкланды: мондый форсат күзалланмаганлыктан, редакция карамагында татарча бер генә кульязма да юк иде. Берничә автордан тупланмаларын ана теленә «аударып» бастырып алдык. Марис Нәзировның «Янә утларга керәм» дип аталган шигъри җыентыгы – беренче «карлыгач»ыбыз озакламый оядан «очып» та чыкты. Шул китапның котлы «кул артыннан» бүлектә милли әдәбиятны баетырлык, төрле тематикалы, төрле жанрдагы күркәм басмалар дөнья күрде, бихисап кадимге һәм электрон китаплар укучыларга барып җитте. Арада иң ишлеләре – шигырь җыентыклары, чөнки элек-электән шигъри сүз халык тарафыннан яратып кабул ителә, укылып кына калмый, ятлап алына, күңелгә сеңә. Илһам тулпарында заман йөзен, чор чалымнарын иң тиз тотып алып, шул сыйфатларны хисле дә, тәэсирле дә сынландыручы жанр ул шигърият. Бүлектә төрле буын шагыйрьләрнең, Язучылар берлеге әгъзаларының да, башлап каләм тотучыларның да әсәрләре тәкъдим ителде. Әнгәм Атнабаев, Фәрит Габдрәхим, Рим Идиятуллин, Дилә Булгакова, Салават Рәхмәтулла, Нәҗибә Әминева һ.б. сүз осталарыбызның җыентыкларын шигырь сөючеләр сөеп-сөенеп каршы алдылар.
Тупланган әсәрләре зәвыклы, күңелне хушландырырлык, тышкы бизәлеше һәм полиграфия җәһәтеннән эшләнеше карашны назларлык, нәширләрнең күз нурларын акларлык, шигърият данын якларлык китаплар – әдәбиятыбызның горурлыгы. Инде үз телебездә иҗат иткән Халисә Мөдәрисова, Нәфисә Хәбибдиярова, Фәния Габидуллина, Рафига Усманова, Лилия Сәгыйдуллина, Мөнир Вафин һ. б. китаплары белән тулыланды шигъри хәзинәләребез.
Иске шигырьләр җуелып, рухиятнең яңа кыйблалары ачыкланган катмарлы чорда әдипләр тарих агышын, яшәеш асылын төрле жанрда чагылдыра. Йотлыгып укырлык, фәһем алырлык романнар, повестьлар, хикәяләр, нәсерләр дәукучылар күңеленә хуш килде. Азат Магазов, Мансаф Гыйләҗев, Таһир Таһиров, Рәшит Сабит, Закир Әкбәров, Сәгыйдулла Хафизов китаплары катмарлы тормышыбызны төрле яклап сынландыруы белән кызыктырды. Әдип каләменең тынгысызлыгын дәлилләп, татар телле чәчмә әсәрләр иҗаты мәйданында Дилбәр Булатова, Венера Мәҗитова, Хисаметдин Исмәгыйлев, Габдулла Вафин, Гөл Мирһади, Айдар Зәкиев кебек яңа исемнәр балкыды.
Нәшриятта китаплар төрле серияләр буенча да дөнья күрә. Байтак алар, яңалары да бар: «Башкортстанның халык шагыйре», «Башкортстанның халык язучысы», «Яшьләр тавышы», «Халык китабы» һ. б. Башкортстан халыклары әдәбияты секторында да «серия»ле китаплар даими чыгарыла. Шулай, Фәрит Фаткуллинның республикабызның танылган сәнгать йолдызлары турындагы язмалардан торган «Баш очымда кош сайрады», «Тын сукмакта тал тибрәлә» җыентыклары «Сәнгать балкышы» сериясендә басылып чыкты. «Изгелек сукмагында», «Сәйләннәр», «Күңел көзгеләре», “Хыял җилкәне", “Офык яктысы” кебек салмак кына күмәк җыентыклар әдәби “ризык”ны төрләндерүе белән җәлеп итте.
Яшь каләм ияләренең әсәрләре тупланган, ул башлап язучыларның иҗади көчләрен сынау мәйданына, үзенчәлекле остаханәгә әверелгән «Акчарлак» альманахының беренче чыгарылышы яңа дәвер әдәбиятын төсмерләндерүче басма буларак меңьеллыклар һәм гасырлар чигендә – 2001 елда нәшерләнде.
Гомумән, яшь талантлар иҗаты – «Китап»ның һәрдаим игътибар үзәгендә. Яңа талантларны ачыклау, әдәби иҗатны дәртләндерү максатында 2004 елда «Яшьләр тавышы» сериясе булдырылды, кһп кенә каләм тибрәтүчеләрнең беренче китабы башкорт, рус, татар телләрендә дөнья күрде. Ләйсән Якупова, Руслан Сөләйманов, Гөлия Гәрәева, Альбина Хәлиуллина, Илүсә Исмәгыйлева, Нурлан Ганиев, Эльмира Ибраһимова, Дилә Мөхәррәмова, Эльмира Газизова кебек өметле иҗатчыларның китаплары шушы сериядә нәшерләнде.
Башкортстандагы татар мәктәпләренә әдәбият, тел дәреслекләре, шулай ук башка кайсыбер фәннәр буенча уку әсбаплары Татарстаннан алдырылып, укытучылар, тәрбиячеләр, төрле уку йортлары хезмәткәрләре урындагы материалларга моңача кытлык кичерә иде. «Китап» нәшриятында республикабыз халыклары әдәбияты бүлеге оештырылгач, шундый ихтыяҗларны күпмедер дәрәҗәдә канәгатьләндерү мөмкинлеге туды.
Башкортстан җирлегендә махсус төзелгән, аның данлы тарихын һәм үзенчәлекле географиясен, гасырлар агышындагы иҗтимагый, социаль һәм мәдәни үсешен чагылдырган байтак уку кулланмалары дөнья күрде. Башкортстан әдипләре әсәрләренең матур өлгеләре тупланган сыйныфтан тыш уку китаплары, тәҗрибәле укытучыларның матбугатта һәм төрле очрашуларда әйтелгән фикерләренә караганда, үсеп килүче яшь буында туган республикабызга карата мәхәббәт тәрбияләүче бик кирәкле кулланма булып чыкты. Әлеге әсбапларның автор-төзүчеләре – Әхәт Нигъмәтуллин, Энҗекәй Исламгулова, Гадилә Бүләкова, Мирас Иделҗбаев, Фирдинә Зиннәтуллина кебек исемнәре республикада билгеле мәдәният эшмәкәрләре.
Бәйнә Сәлимгәрәева, Лилия Сәгыйдуллинаның татар теленнән изложениелар, диктантлар, күнегүләр җыентыклары, Әхәт Нигъмәтуллинның «Класстан тыш тәрбияви һәм иҗади эшләр», Суфиян Поварисовның «Сүз һәм сәнгатьле сөйләм» һ.б. китаплар сыйныфтан тыш эшләрне оештыруда, тел һәм әдәбиятны җентекләбрәк өйрәнүдә укытучыларга да, укучыларга датерәк-таяныч булды.
2008-2009 уку елыннан Башкортстан татар мәктәпләре тулысынча үзебездә төзелеп, «Китап» нәшриятында басылып чыккан ана телендәге уку кулланмалары, матур язу, эшһәм контроль эш дәфтәрләре, методик кулланмалар белән тәэмин ителде. Аларның авторлары – танылган галимнәр, укытучылар, методистлар: Бәйнә Сәлимгәрәева, Фәнисә Гафурова, Лена Гайнетдинова, Тәнзилә Миңнеәхмәтова, Лотфулла Хәбибов, Рәмил Миңнеәхмәтов, Илшат Насипов, Фәрит Рәхимов, Нәйзирә Алчина, Илгизәр Гыйззәтуллин, Тәгъзимә Баһрамшина, Нигъмәтулла Ваһапов һ. б.
Уку кулланмаларыннан тыш, «Китап»та нәшер ителгән, төрле яшьтәге балаларга тәгаенләнгән нәфис-әдәби басмалар да сабыйлар күңелен хушландыра. Балаларның үзләренең иҗат тәҗрибәсе дә китап булып басыла, мәсәлән, «Очкыннар» җыентыгы нәшриятның «Иң яхшы китап» бәйгесендә балалар басмалары номинациясендә җиңеп тә чыккан иде. Төрле сыйныфта белем алучы үсмерләрнең язмаларын, сурәтләрен туплаган, Башкортстанның үз ирке белән Русия дәүләтенә кушылуының 450 еллыгына арналган «Яратам сине, Башкортстан!» тупланмасы яшьтәшләре белән башкорт, рус, татар, мари, удмурт, чуаш телләрендә «сөйләште».
Башкортстан һәм Татарстан арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешүгә ярашлы, 1994 елда башкорт әдипләренең әсәрләрен – татар телендә, ә татар язучыларының китапларын башкортча нәшер итүгә башлангыч салынды. Бу серияләрнең исемнәре дә матур, тирән мәгънәле: «Китап» нәшриятында – «Кардәшлек киштәсе», Татарстанда «Каләмнәр туганлыгы» дип аталды. Серияләр булдырылганнан алып, ике кардәш телдә дә байтак китаплар нәшерләнеп, алар үзара дуслык бәйләнешләрен, иҗади хезмәттәшлекне көчәйтүгә, тугандаш мәдәниятләрнең якынаюына этәргеч булды.
Башкортстан халыклары әдәбияты бүлегенең 25 еллык чагыштырмача кыска тарихын ике чорга бүлеп карарга мөмкин: 1994– 2000 еллар – бүлек оештырылып, эшне җайга салу; яңа XXI гасырдагы еллар – тотрыклы эшләү чоры. Әдәбият сөюүчеләргә «Китап» маркасы белән татар телендә ел саен дистәләгән исемдәге нщфис җыентык тәкъдим ителә, даими рәвештә уку кулланмалары нәшерләнә, төрле зәвыклы укучылар ихтыяҗы күз уңында тотып, ифрат киң тәгаенләнештәге китаплар чыгарыла.
Бүлектә – өч белгеч. Иң беренче корректор монда Эльза Султыева булды, аннан соң дистә елга якын Зилә Адыева хезмәт салды, арытаба, 2011 елгача, корректор вазифасын Гөлшат Мирсәгыйть кызы Абдуллина үтәде. Аннан “гаиләбезгә” Гөлшат Фәгыйль кызы Абдуллина кушылды, әле “хата чүпләү”не Лиана Мостафина аткара. Тел буенча һәм уку кулланмаларының, сыйныфтан тыш уку китапларының мөхәррире – Фирдинә Зиннәтуллина. Сектор ачылганнан алып, 18 ел аның мөдире, нәфис әдәби китаплар мөхәррире бурычларын миңа аткарырга насыйп булды. Миннән соң бу эш Гөлшат Абдуллинага йөкләтелде.
Фирдинә Зиннәтуллина да, Гөлшат Абдуллина да – тәҗрибәле мөхәррирләр. Фирдинә Наис кызы нәшриятта өч дистә елдан ашу хезмәт сала, ул Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре. Гөлшат Мирсәгыйть кызы нәшриятта 2001 елдан бирле эшли. Ике мөхәррир дә илебезнең югары һөнәри бүләге – Русия Федерациясе мәдәният һәм киң мәгълүмат һәм Русия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Почет грамотасына лаек булдылар.
Башкортстандагы барча милләттәшләребезнең китапка тансыгы нәкъ шушы алда аталган өч таганга – өч хезмәттәшкә баглана, һич арттырып әйтми, дәүләти әһәмияттәге бурычны аткара алар.
Тырыш хезмәт һәрдаим нәтиҗәле. Быел гына да өч дистәдән артык исемдәге китап дөнья күрде әлеге бүлек аша. Мәктәпләребез яңа әсбапларга, уку кулланмаларына, методик әдәбиятка баеды. Рухи хәзинәләребезгә Рафаил Хафизов, Зәйфә Салихова, Фатыйх Сайфран, Заһит Мурсиев, Мөнир Вафин, Дилбәр Булатова, Рәсим-Шәфи Рәхмәт, Гөлнара Шәймөхәммәтова, Руслан Сөләйманов, Эльмира Газизованың иҗат җимешләре өстәлде.
Юбилей, үз чамасына карап, бәйрәмсез булмый. Бүлекнең 25 еллыгын 1 декабрьдә Уфа “Нур” татар драма театрының кече залында кичке сәгать 7дә үткәрү ниятләнелә. “Галиҗәнап Китап” дип аталган әдәби һәм җыр-моң тантанасындаязучыларыбызның иҗат өлгеләрен тәкъдим итү, өр-яңа китапларны сөенчеләү булачак. Чарада әдипләребез нәфис әдәбият сөючеләр, гомумән, милләтебез Китабын хөрмәтләүчеләр теләп катнашыр, мөгаен.
Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятының республикабыз халыклары әдәбияты бүлегендә дөнья күргән басмалар, иң беренче чиратта, туган төягебез, газиз туган җиребез туфрагына тамырлануы, үз әдипләребез сүзен халыкка илтүе белән күңелләргә якын. Һәр милләтнең әдәбиятын үз телендә дөньяга чыгару эше дәвам ителсә, туган Башкортстаныбызның дуслык таҗына өр-яңа энҗеләр, чагу бизәкләр өстәлер.
Динә МОРЗАКАЕВА, нәшрият ветераны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Вәзих Исхаков, Мифтахетдин Акмулла исемендәге бүләкләр иясе.
Фотоларда: Фирдинә Зиннәтуллина, Гөлшат Абдуллина Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов белән.
Читайте нас: