Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 00:00

Зәңгәр чишмә моңнары

БДУның Стәрлетамак бүлегендә Вәрис Акбашевның һәм Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең китап туе узды.

БДУның Стәрлетамак бүлегендә Вәрис Акбашевның һәм Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең китап туе узды.
Башкорт дәүләт университеты Стәрлетамак бүлегенең татар-чуваш кафедрасы ике авторның китап туен уздырды. Әлеге төбәкнең Авыргазы районында яшәгән Вәрис Акбашевның “Учларымда учларың” һәм Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең “Гөлләр кешеләргә охшаш” исемле китаплары тәкъдим ителде.
Авторларның икесе дә филологик белемгә ия түгел, техник белем алганнар, ләкин гомер буе иҗат белән шөгыльләнәләр. Күп кенә китаплар нәшер иткәннәр. Чарага аларның иҗатларын күрсәткән күргәзмә дә оештырылган иде. Вәрис Акбашев Себергә йөреп эшли. Бер ай туган ягы Авыргазы районының Толбазы авылында яши, бер ай Ямал-Ненец автоном округында эшләп кайта. Туган ягына кайткач райондагы иҗат көчләрен берләштергән “Зәңгәр чишмә” исемле әдәби-иҗат түгәрәгендә җитәкчелек итә. Ямал-Ненец автоном округында чакта “Сафлык” дип аталган татар-башкорт милли клубын җитәкли. Рәсим Шәфи-Рәхмәт Башкортстан Язучылар берлегенең Стәрлетамак бүлегендәге җигелеп иҗат иткән авторларның берсе. Ул да чыгышы белән Авыргазы районыннан, Стәрлетамак шәһәренә күчкәнче “Зәңгәр чишмә” түгәрәгендә шөгыльләнгән.
Китап туенда студентлар авторларның тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре турында чыгыш ясады, сәнгатьле итеп шигырьләрен укыды. Аннан сүз кафедра галимнәренә һәм шагыйрьләрнең үзләренә бирелде. Шагыйрьләр иҗат өлгеләре белән таныштырды, аларның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Әлеге кафедраның мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров чыгышында туган телне саклау, шигъри сүз кадере турында сөйләде. Студентларны китаптан аерылмаска чакырды.
Татар-чуваш кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Нәсимә Мөкимова мондый чараларның туган телне саклауда нәтиҗәләре зур булуын билгеләде.
Чарада Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең бер шигыре уңаеннан бәхәс тә булып алды. Бер генә юллык шигырь ул:
* * *
Зиратта кәккүк кычкыра.
Чарада катнашучылар әлеге шигырьгә үзләренчә аңлатма бирделәр.
Кыска гына шигырьне һәркем үз әзерлеге, кабул итүеннән чыгып аңлатып бирде. Бер юллык шигырь дә зур мәгънәләр сыйдыра ала.
Читайте нас: