Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2019, 14:40

Нәҗибә Сафина Уфада!

Бүген Язучылар берлегенә килгәнче башкаланың Дим бистәсе китапханәсендә укучылар белән очрашу уза.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Нәҗибә Сафина бер вакыт утырышка соңлап килеп керә. Анда нәрсә турындадыр кызып-кызып бәхәсләшкән чаклары була. Нәҗибә Сафина керү белән сүз алып: “Нәрсә турында фикер алышуыгызны белмим, ләкин мин каршы!” – ди.

Бүген бу чын анекдот герое Уфада Башкортстан Язучылар берлегендә очрашу уздыра. Шагыйрә башкалага кичә килде, бер төркем җәмәгатьчелек белән беренче очрашуын уздырды. Бүген Язучылар берлегенә килгәнче башкаланың Дим бистәсе китапханәсендә укучылар белән очрашу уза.

Нәҗибә Сафина чын милләтпәрәр шәхес. Аның турында күбрәк белергә теләсәгез, чарага килегез. Очрашу 17 00дә Уфаның Коммунистик урамы, 34 йортта узачак.

Нәҗибә САФИНА

* * *
Авылыннан китсә дә кеше,
Кавеменнән китмәсен.
Кавеменнән киткән кеше

Бәхет өмет итмәсен.

* * *
Кимсетергә, ким итәргә
Тырышалар булганны.
Киметеп тә, арттырып та

Булмый шул булмаганны.

Читайте нас: