Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2019, 16:15

Иң куркыныч фаразлар чын булмаганмыни?

Продюсер Андрей Разин ике ай дәвамында каты авыру белән көрәшүче актриса Анастасия Заворотнюкның хәле турында кайбер мәгълүматларны хәбәр итте.

Продюсер Андрей Разин ике ай дәвамында каты авыру белән көрәшүче актриса Анастасия Заворотнюкның хәле турында кайбер мәгълүматларны хәбәр итте.
Бүгенге көнгә кадәр артистка вәкилләре бернинди мәгълүмат та бирмәгән, онкология авыруы турындагы имеш-мимешләр дә расланмаган. Актрисаның сәламәтлеге турында мәгълүмат аның аерым танышларыннан гына килә.
"Иң куркыныч фаразлар чынга ашмый", - дип белдерә Разин социаль челтәрләрдә. Аның сүзләренә караганда," Настя үзен яхшырак хис итә" һәм "ул төзәлүгә бара кебек".
Разин билгеләп үткәнчә, бу тема буенча элеккеге чыганаклар башкача мәгълүмат бирми, әмма аңа, чыннан да, артистканың үзен яхшырак хис итүе турында хәбәр килгән.
Читайте нас: