Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2019, 22:46

Уфада Сталин репрессиясе корбаннарын искә алдылар

“Дәүләт планы” буенча Башкортстанда 2000 кеше репрессияләнергә тиеш булса, чынбарлыкта 50293 кеше репрессия корбаны булган.

30 октябрь Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алу көне. Бу уңайдан Уфада да кайбер чаралар оештырылды. Төп чаралар башкаладагы Октябрьнең 50 еллыгы паркындагы сәяси золым корбаннарына куелган һәйкәл янында узды. Анда өч дистәгә якын кеше катнашты.
– Русиядә репрессияләр кагылмаган төбәкләр, җәмәгатьчелектә бу золымны татымаган катлам булмады. Сәяси золым корбаннарының балалары һәм оныклары авыр юллар узып та сынмадылар. Безнең төп бурыч – ул вакыйгаларны онытмау һәм киләчәктә ил тарихында шундый хәлләргә юл куймау, – диде Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Газизов
Аннан соң Уфаның “Лалә-Тюльпан” мәчете имамы Равил Мәмлиев мәрхүмнәр рухына дога укыды.
Чара сәяси золым корбаннарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Әлеге көн уңаеннан шунда ук узган икенче чарада җәмәгатьчелек “Хәтер китабы” томнары белән танышты һәм шулай ук һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Сәяси золым корбаннарын искә алу көне һәйкәл янында “Исемнәрне кайтару” чарасы белән тәмамланды. Анда җыелучылар Уфада золым корбаны булган кешеләрнең исемлеген укыды.
“Дәүләт планы” буенча Башкортстанда 2000 кеше репрессияләнергә тиеш булса, чынбарлыкта 50293 кеше репрессия корбаны булган. Бер көндә генә дә дүрт язучы: Давыт Юлтый, Габдулла Амантай, Гобәй Дәүләтшин, Төхвәт Янәби атып үтерелгән.
Читайте нас: