Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2019, 01:18

Комсомолның туган көнендә туган уйлар

Әле дә комсомол булган ул елларым өчен үкенмим.

Мин совет чорында тәрбияләндем. Ул чордагы илдәге яшьләрнең күпчелеге кебек комсомол да булдым. Әле дә комсомол булган ул елларым өчен үкенмим.
Комсомолга теләсә кемне алмыйлар иде. Урта мәктәптә укып йөргән чагым. Башта класстан берничә уку алдынгысын алдылар. Икенче төркемгә мин дә кердем. Кышкы зәмһәрир суык көн. Район комитетында комсомолга алу көне атнага бер генә. Үч иткәндәй авылдан район үзәгенә барырга машина юк. Колхозның автобусы ватылган. Тентлы, ягъни өсте брезент белән ябык йөк машинасын бирергә теләмиләр. Комсомолга барырга тупланган төркемебез белән колхоз идарәсе ишеге төбендә таптанып торабыз. Мәктәпнең комсоргы чыгып машина булмаячагын хәбәр итте. Мин ачуланып колхоз рәисе бүлмәсенә юнәлдем. Колхоз рәисе Галимов Шамил Мияссәр улының кабинетына килеп кердем, эшне аңлатып бирдем. “Беләм, көн суык булу сәбәпле, сезне юлга чыгара алмыйм”, – дип елмая. Атнага бер генә көн комсомолга алганда ничек итеп бер атна комсомол булудан мәхрүм буласың инде?! Бер атна ничек түзмәк кирәк! Ләкин колхоз рәисе елмаеп: “Өлгерерсез әле, сезнең сәламәтлегегез мөһимрәк”, – дип чыгарып җибәрде. Берничә атнадан барыбер комсомол булдык. Дөнья бетмәде. Комсомол булу өчен шулай ашкынып тордык. ВЛКСМны Вәли лапаста кәҗә савып маташа дип көлсәк тә, аның сафларында булырга омтылдык. Ул чакта комсомол сафларында 36 миллион кеше тора иде. Дөньяның башка бер генә илендә дә бу кадәр күп әгъзасы булган яшьләр оешмасының булганы юк.
Комсомол идеологик тәрбия бирде, хезмәткә, белем алуга дәртләндерде. Яшьләр үзләрен чын-чынлап илнең киләчәге итеп тойды һәм ил сулышы белән яшәде.
Комсомол көне белән сезне, элекке ВЛКСМчылар!
Читайте нас: