Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2019, 02:37

Башкортстанда “Татарча диктант” яздылар

19 октябрь Башкортстанда “Татарча диктант” чарасы узды.

19 октябрь Башкортстанда “Татарча диктант” чарасы узды. Бу чара оештырыла башлаган елларда Уфадагы бер генә майданда узса, узган елны ике урында – Башкорт дәүләт университетында һәм Башкорт дәүләт педагогия университетында үткән иде. Быел Уфада дүрт урында узды, шулай ук беренче тапкыр республиканың район һәм шәһәрләрендә дә үтте.
Башкорт дәүләт университетында “Татарча диктант”ны оештыручы, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина сүзләренә караганда, чарада 62 кеше катнашкан. Алар арасында “Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” хатын-кызлары оешмалары әгъзалары, 84нче татар гимназиясе укучылары, студентлар, элек уку йортын тәмамлаган кешеләр катнашкан. Диктантны 84нче татар гимназиясе укытучысы Айгөл Ахунова яздырган.
Башкорт дәүләт педагогия университетында йөзгә якын кеше язган. Иң өлкәне 90 яшьлек халык шагыйре Марат Кәримов, иң яше Уфаның 35 санлы мәктәбҗе укучысы 7 яшьлек Арсен Хәлиуллин булган. Чарада Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Римма Үтәшева, популяр артистлар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар да катнашкан. Диктантны Бүздәк районының Каран мәктәбе укытучысы Зөлфия Мансурова яздырган. Болар хакында Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Альбина Хәлиуллина хәбәр итте.
Агымдагы елда районнарда да диктант язулар оешкан төстә узды. Мәсәлән, Бәләбәйдә ике урында яздылар. Бәләбәй татар гимназиясендә диктант язуда алтмышка якын кеше, шул исәптән барлык укытучылар да катнашкан. Халыкны җыюда “Ак калфак” оешмасы рәисе Галия Әхмәтшина уңганлык күрсәткән. Диктантны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Люзия Фәттахова һәм Резеда Гыйззәтуллина яздырган. Бәләбәйдә мәчеттә дә диктант язганнар. Аны укытучы Ләйсән Галиева яздырган.
Нефтекамада 27 кеше язган. Чара бик оешкан төстә узган. “Диктант язуда катнашучылар мәктәп елларына кайткандай булдык дип шатланып кайтып киттеләр”, – диде Нефтекамадан Нәфисә Нәбиева.
Читайте нас: