Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2019, 22:49

Изгелек җирдә ятмый

Бөтендөнья татар конгрессы Башкортстанда узган зур чараларда даими катнашып килә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкортстанда узган зур чараларда даими катнашып килә, төрле бәйге һәм конкурсларда җиңүгә ирешкән милләттәшләрне алдагы эшләргә дәртләндереп, кыйммәтле бүләкләр тапшыра. Мәсәлән, агымдагы елдагы изге эшләрен Конгресс гыйнвар ае ук башлап җибәрде. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев ел башы белән Уфада узган татар укучылары олимпиадасына килеп, анда катнашкан һәр балага китаплар, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырган иде.
18 май Уфада мәктәп укучылары арасында узган "Тукай моңнары" бәйгесе финалында Бөтендөнья татар конрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров һәм аның урынбасары Марс Тукаев катнашып, шулай ук җиңүчеләрне бүләкләде. Конгресс 40 укучыга Казанга сәфәр оештырды. Дистәдән артык укучыга планшетлар бүләк итте. Гран-прины Чакмагыш районының Үрнәк мәктәбе укучысы Айгиз Сафиуллинга тапшырды.
Агымдагы елда Туймазы районында үткән Башкортстан татар фольклор төркемнәренең “Җырлыйк әле” дип аталган бәйрәмендә Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация катнашты. Анда шулай ук иң кыйммәтле бүләкләрне Татарстан ягы тапшырды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев Башкортстанның Бишбүләк районында берничә тапкыр булып, Ает авылында Фатих Кәрим музеен төзекләндерү эшләренә ярдәм итүне оештырды. 28 август Татарстан хөкүмәте ярдәме белән төзекләндерелгән музейны ачу чарасы узды.
3 октябрь “Тулпар” журналы Уфа “Нур” татар дәүләт театрында нәсер һәм парча конкурсы нәтиҗәләрен ясап, “Илһамлы мизгел дигән әдәби-музыкаль кичә уздырган иде. Анда Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнаша алмаса да, бүләкләрен җибәргән. Бәйгедә катнашкан алты кеше планшетлар белән бүләкләнде.
Башкортстандагы бик күп татар фольклор төркемнәре дә Татарстан ярдәме белән костюмнарын яңарта алды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан татарларына бер елда эшләгән изге эшләрен атап чыгу өчен генә дә бик зур мәкалә язарга туры килер иде.
Инде Уфадагы Бөтендөнья татар конгрессының вәкиллеген киңәйтү мәсьәләсенең дә Татарстан хөкүмәте тарафыннан уңай каралуы мәгълүм. Ул очракта ике тугандаш республика тагын да якынаер, татар милли ихтыяҗларын чишү тагын да нәтиҗәлерәк булыр дип өмет итик.
Читайте нас: