Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2019, 22:13

“Тулпар” ничек оешты?

Редакциябезгә Әнгам Атнабай яшәгән йорт ихатасындагы элекке балалар бакчасының икенче катында урнашкан бүлмәләрне арендага алдык. Безнең кайда утырганны Атнабай белгәннән соң, көн дә диярлек хәл белергә кереп йөрде. Беренче катта яшь җырчы Айдар Галимов студиясе.

Минем Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче “Өмет” гәзитендә эшләп йөргән чагым. “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият бүлеге мөдире, шагыйрь Фәрит Габдрәхим белән очрашкалап торабыз. Алар да минем кебек үк Башкортстанда татар журналы булдыру, Язучылар берлегендә татар секциясе оештыру хыялы белән яши. Журналга исем дә табып куйганнар. “Җидегән” яки “Тулпар” исеменә тукталганнар. Язучылардан имзалар җыеп “Өмет” гәзитендә Югары Советка Мөрәҗәгать бастырдык. Татар иҗтимагый үзәгенең дә көчле еллары. Аның рәисе Кәрим Яушев та журнал, театр һәм башка проблемалар белән Югары Советны штурмлый. Башкорт телендә дә яшьләр журналы юк. “Агыйзел”дә кушымта буларак “Шоңкар” чыга башлады. Бердәнбер көнне “Өмет” гәзитенә югарыдан шалтыратып татар һәм башкорт телләрендә журналлар чыга башлаячагын хәбәр иттеләр. Исем тәкъдим итү өчен ярты көн вакыт бирделәр. Мин “Җидегән” һәм “Тулпар” исемнәрен атадым. Тик “Тулпар”мы яки “Толпар”мы? Казанга шалтыратып билгеле татар галиме Флера Сафиуллина белән киңәшләшкәннән соң “Тулпар”га тукталдык. “Толпар” гади ат булса, монысы шагыйрьләрне илһамландыручы “Пегас” мәгънәсен аңлата дип аны сайладык. “Өмет” каршында редакция оеша башлады. Римат Кашапов баш мөхәррир, мин җаваплы сәркәтип итеп билгеләндем. Яшьләр гәзитеннән башка чыгып киттек. Редакциябезгә Әнгам Атнабай яшәгән йорт ихатасындагы элекке балалар бакчасының икенче катында урнашкан бүлмәләрне арендага алдык. Безнең кайда утырганны Атнабай белгәннән соң, көн дә диярлек хәл белергә кереп йөрде. Беренче катта яшь җырчы Айдар Галимов студиясе. Утырыр урын булгач редакцияне тупларга керештек. Штат буенча 18 кеше эшләргә тиеш. “Өмет”тән Габдулла Вафин да безгә килде. Өлкәнрәкләрдән Ислам белгече Равил Үтәбай-Кәрими, “Галия” пьесасы белән танылган язучы, заманында обкомның икенче секретаре булган Таһир Ахунҗановны эшкә алдык. Сатира-юмор остасы Рәдиф Тимершин килде. Яшьләрдән Илдус Фазлетдинов, Дилбәр Сөләйманова, Индира Муллаянова килеп кушылды. Берара “Тулпар” тәртәсе арасында бик күп популяр җырлар авторы Рамил Чурагулов та, Марат Кәбиров та эшләп алды. Татар җәмәгатьчелегенең, татарча иҗат итүчеләрнең теләге тормышка ашты. Без журналлы булдык! Берничә елдан 38 мең тираж җыюга ирештек.
Читайте нас: