Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2019, 14:14

Татарстан зыялылары һәм дин әһелләре Башкортстанда булып китте

Татарстан делегациясе Уфадагы, эш сәфәрен Мөселман зиратында булудан башлады. Ризаэтдин Фәхретдин һәм башка дин әһелләре, шулай ук татар-башкорт халыкларының мәшһүр җырчысы Фәридә Кудашева, халык шагыйрьләре Мостай Кәрим, Әнгам Атнабай каберләренә зиярәт кылып, алар рухына дога укыдылар.

10-11 октябрьдә Башкортстанда Татарстанның бер төркем дин әһелләре һәм зыялылары булып китте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегациядә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Татарстанның кайбер мәчетләренең имамнары, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, күренекле драматург Данил Салихов, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон, Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият бүлеге мөхәррире, язучы Галимҗан Гыйльман һәм башкалар кергән.
Сәфәр Башкортстан республикасының 100 еллыгы, шулай ук дини һәм милли тормышта, мәдәният һәм сәнгатьтә тирән эз калдырган бөек шәхесләрнең юбилейлары уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган.
Сәфәрнең беренче көнендә Татарстан делегациясе Туймазы шәһәрендә булып, милли үзәктә очрашу уздырды. Анда сүз милләт буларак саклану, әдәбият, үзара хезмәттәшлек турында барды. Аннан кунаклар “Бабай утары” музей комплексына сәяхәт кылды.
11 октябрь Татарстан делегациясе Уфага килеп, эш сәфәрен Мөселман зиратында булудан башлады. Ризаэтдин Фәхретдин һәм башка дин әһелләре, шулай ук татар-башкорт халыкларының мәшһүр җырчысы Фәридә Кудашева, халык шагыйрьләре Мостай Кәрим, Әнгам Атнабай каберләренә зиярәт кылып, алар рухына дога укыдылар. Аннан соң “Гуфран” һәм “Хакимия” мәчетендә, “Хөсәения” һәм “Госмания”мәдрәсәсендә булдылар. Җомга намазын “Ихлас” мәчетендә укыдылар, вәгазьне Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сөйләде.
Казан кунаклары Зыя Камали, Сатаев йорты һәм башка тарихи биналарны да карап, аларны саклау юллары турында сөйләште.
Татарстан делегациясе Башкортстан Диния нәзарәте рәисе вазифасын башкаручы Айнур Биргалин һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте башы, мөфти Тәлгать Таҗетдинда да булды. Анда дини оешмалар арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.
Кичен Татарстан кунаклары “Ихлас” мәчетендә башкаланың татар җәмәгатьчелеге белән очрашу уздырды.
Читайте нас: