Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2019, 00:11

Башкортстан Башлыгы булырга дәгъва итүче табутка кереп ятты

Сания Тимасова:– Кадерле хатын-кызлар, мин сезне бик яратам! Шуңа күрә тереләй күмелүегезне теләмим.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасына дәгъва итеп, муниципаль фильтрны уза алмый төшеп калган Сания Тимасова табутка кереп яткан. Ул бу адымга сайлауларда катнаша алмавы өчен түгел, ә рекламада төшү максатыннан барган. Ул Уфаритуал компаниясе өчен реклама ролигына төшкән. Анда экс-кандидат Николай Гогольнең “Вий” киносы герое образына кергән. Табуттан чыккач хатын-кызларга шулай дип мөрәҗәгать итә:
– Кадерле хатын-кызлар, мин сезне бик яратам! Шуңа күрә тереләй күмелүегезне теләмим. Миңа матурлык дәресләренә килегез. Дефиле, визаж, фотосессияләрдә катнашып үзегезне тере һәм матур итеп хис итегез, – ди.
Сания Тимасова Уфада модель агентлыгын җитәкли. “Русия терәге” (“Опора России”) фиркасе әгъзасы. Күптән түгел үзен сексуаль маньяк эзәрлекләве турында да белдергән иде. Ә аңа кадәр Кәрвансарайда Terra Bashkiria бренды белән ярымшәрә модель кызларны халык алдына чыгарган иде.
Сания Тимасова кичә Башкортстан Башлыгы булырга дәгъва итте, бүген табутта ятты, иртәгә аннан ни көтәсене бер Ходай белә.
Читайте нас: