Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2019, 02:22

Карт укучы фикерләре

Кайсыдыр әсәрдә укытучыны изге зат итеп күргән ике малай тәрәзә аша аның кабыклы бәрәңге ашап утырганын күргәч, изгеләр исемлегеннән сызып атканнар. Укытучы башың белән бәрәңге аша, имеш!

Укытучы иң кирәкле, иң изге һөнәр иясе. Чөнки ул белем бирә, җитәкләп белем дөньясына алып керә, дөньяны танып-белергә өйрәтә. Кемнәрнеңдер беренче тапкыр кулына каләм тоттырып язарга, укырга өйрәтә. Гәрчә мин үзем боларыннан мәхрүм булдым, чөнки мәктәпкә кадәр укый-яза белә идем. Беренче сыйныфта тырышып-тырышып “Әлифба” укучылар арасында миңа күңелсез булды. Ләкин укытучы минем белән аерым эшләргә дә вакыт таба, китаплар исемлеге биреп, нәрсә беләндер мине мәшгуль итәргә тырыша иде.
Кайсыдыр әсәрдә укытучыны изге зат итеп санаган ике малай тәрәзә аша аның кабыклы бәрәңге ашап утырганын күргәч, изгеләр исемлегеннән сызып атканнар. Укытучы башың белән бәрәңге аша, имеш! Укытучыларның барысы да изге түгеллеге башлангыч мәктәптән соң күренә башлый... Ләкин нинди генә булмасын, алар бу һөнәрләре белән барыбер изге. Мәктәптә белем биргән укытучыларым арасында гомер буе яратып искә алган укытучыларым бар. Югары уку йортындагы остазларымның да күпчелеге чын укытучылар булды. Балаларымның укытучыларныннан да уңдым. Шуңа бары тик рәхмәт кенә белдерәм!
Укучы буларак үзем аларга гел генә “подарок” булмаганмындыр инде. Чөнки балачактан шук булдым. Югары уку йортыннан соң мәктәпкә килгән кайбер укытучы кызларның дәрестән елап чыгып киткәннәре дә булды. Директорның бер елдан соң: “Ул мәктәптән сиңа була китәргә мәҗбүр булды”, – дигән сүзләре дә хәтердә. Югары уку йортыннан соң беренче тапкыр мәктәпкә килгән тагын бер укытучы хәтердә. Немец теле иң яраткан фәнем булмауга карамасатан, тора-бара мин сыйныфта бу фәнне иң яхшы белүчегә әйләнгән идем. Димәк, фәнен яраттыра белү укытучыдан тора.
Бүген без укыган мәктәпне сөйләргә генә калды. БДИ дигән зәхмәт чыкты. БДИга кагылышлы бер профессорның фикерен укыган идем. Ул БДИның төп максаты – югары уку йортларында ришвәтчелекне бетерү, белемгә гадел билге кую, яхшы укыткан укытучыларга БДИ нәтиҗәләренә карап хезмәт хаклары түләү дигән иде. Максатлары изге булган. Югары уку йортын белмим, мәктәпләрдән ришвәтчелек турында хәбәрләр килеп тора. Бигрәк тә районнарда акча түләп БДИны яхшы бирдертү очраклары бар дип беләм. Блат һәм акчалары булган ата-аналарның балалары БДИны начар бирмидер. Бүген мәктәпләрдә укытучыларның бик азлары гына балаларны БДИга әзерли. Күпчелек дәрес программасын бирү белән генә чикләнә. Чөнки БДИ нәтиҗәләренә карап хезмәт хакы түләү тәртибе һаман да булса кертелмәгән. Бала дәрестән соң репетиторга йөрергә мәҗбүр. Шулай итеп, БДИ кертелгәндә куйган максатлар һаман да тормышка ашмаган.
Бүген укытучыдан хисап таләп итеп, кәгазь кортына әйләндереп беттеләр. Чөнки өстәгеләргә хисап-отчетлар кирәк. Алар башканы белми. Укытучы белем бирәсе вакытын кәгазь тутырып уздырырга мәҗбүр.
Туган тел укытучыларына да үз мөнәсәбәтем бар. Мине укытканнар арасында төрлесе булды. Китапта язылганны сөйләми үз фикереңне әйткән өчен түбән билге куючылары да, әдәбияттагы рифма, ритм, сюжет дигән битләрне болары сезгә кирәкми дип укытмый узып китүебез дә хәтердә.
Бүгенге туган тел укытытучылары милләтне саклауда зур роль уйный. Туган теленә, милләтенә мәхәббәт уята алса, бала гомер буе телен югалтмаячак. Әгәр туган тел укытучы кәсеп өчен генә эшләп йөри икән, әлбәттә, манкортлар сафы үсәчәк кенә.
Бәйрәм белән сезне! Узган бәйрәм белән!
Читайте нас: