Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2019, 01:55

Нәсер – югары сәнгать

Республикада беренче тапкыр нәсер һәм парча бәйгесе узды.

Республикада беренче тапкыр нәсер һәм парча бәйгесе узды. Бәйгегә килгән әсәрләр “Тулпар” журналында өч елга якын басылып килде. Инде чара узгач та аннан алган тәэссоратлар хакында берничә ел язарга була.
Без чараны оештырган, бәяләгән, катнашкан берничә кешенең фикерен белештек.
Бәйгенең авторы, “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, Башкортстан Язучылары берлеге каршында эшләгән татар язучылары берләшмәсенең проза секциясе җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Дилбәр Сөләйманова:
– Белүебезчә, бу проза белән шигърият арасындагы жанр. Аны язу өчен язучы да, күпмедер дәрәҗәдә шагыйрь дә булырга кирәк. Мин аны шигъри проза дип атар идем. Проза бүлегендә эшләгәндә нәсер-парчалар шактый җыелып китте һәм бу буаны ерып җибәреп халыкка күрсәтәсе килде. Халкыбызның күңелендә ни кадәр моң һәм хис ята. Ихтыяҗ да бар. Тыңларга теләүчеләр дә, язарга теләүчеләр дә күп.
Ә инде тематикага килгәндә, күбрәк фәлсәфә: тарих, үткәннәр, истәлекләр булды. Икенче урында мәхәббәт, аннан соң табигатькә соклану, аңа мәдхия укыган әсәрләр. Заман парчалары да шактый булды, аларда бүгенге проблемалар, сюжет өстенлек итә. Болары жанр таләпләренә сыеп та бетмидер, ләкин сюжетлы әсәрләрне тамашачы бик яратып кабул итте, – диде чараның авторы, галимә, язучы Дилбәр Сөләйманова.
Бәйгедә катнашкан Казан кунагы, шагыйрь Рифат Сәлах:
– Нәсер популяр жанр түгел, ләкин ул опера һәм балет кебек югары сәнгать дип уйлыйм. Ул нечкә әйбер. Кадерле һәм шыпырт кына укый торган әсәр. Нәсер язу шигырь язудан да аерыла. Шигырь язганда син тормыш белән янәшә буласың, ә нәсер язганда җирдән аерылу кирәк. Нәсернең темасына, халәтенә кереп китү, нәсер белән яшәү, икенче бер дөньяга чыгу кирәк. Шуңа нәсер югары сәнгать.
Нәсер нинди булырга тиеш дисәләр, мин Гадел Кутуйның “Сагыну” әсәрен атар идем. Безне мәктәптә шулай өйрәттеләр. Аны эталон буларак кабул итеп өйрәнгәнбез. Минем язган әйберем шул рухта булса, чын нәсер була, – диде Рифат Сәлах.
Читайте нас: