Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2019, 19:16

«ТУЛПАР»ЧЫ ШАШКА БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ БЕЛӘН КӨЧ СЫНАШТЫ!

Бүген республикада башланган “Әбунәчеләр көне” кысаларында үткәрелгән матчның нәтиҗәсе партиянең финалында хәл ителде. Бердәнбер уйланылмаган йөреше аркасында, «Тулпар» журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ шашка буенча дөнья чемпионы Тамара ТАНСЫККУҖИНАдан җиңелде. Ахырда чемпион халыкка мөрәҗәгать итеп: «Әгәр шушы хатасы булмаса, ничьяга ризалашкан идем бит инде», – дип белдерде.

«Матбугат йорты» алдындагы мәйданчык гөрләп торды. Халык күплектән, гәзит-журналларга язылуны оештырган өстәл алдында хәтта 10-15 минутлык чират та хасил булды. Күпләр тизрәк үзләре яратып укыган басмаларга язылып, Башкортстанның Матбугат һәм киң мәгълүмат агентлыгы тарафыннан билгеләнгән төп призны – телевизор отарга тели иде. Ләкин, чынлыкта, халык махсус үзләре яратып укыган басмалар белән якыннан танышасы, журналистлар белән аралашу теләгеннән җыеды.
Әлеге бәйгедә танылган артистлар, сәхнә осталары да күпләп катнашты. Милли эстрада легендасы Нәзифә КАДЫЙРОВАның исемен атау үзе генә дә ни тора?! Ә “Кызыл таң” гәзитенә язылу өчен, ераклардан килгән үзе җырчы, үзе “шофер-дальнобойщик” Равил ГӘРӘЕВ! Өстәвенә, “Әллүки” журналының даими укучылары – 84нче Уфа татар гимназиясенең 2нче сыйныфында белем алучыларга татар телен белүдә кайсы шәһәр яшүсмере тиңләшә ала (җитәкчеләре – Башкортстанның атказанган укытучысы Айгөл Рәшит кызы АХУНОВА)!
"Тулпар" журналы исә бу чарага “Авыргызы сандугачы” Финә АБДУЛЛИНАны чакырып, аның үз шигыренә үзе язган җырын тәкъдим итте. Әйткәндәй, укучылар Финә АБДУЛЛИНА белән даими авторыбыз Әлфия ХОДАЙБЕРДИНАның язмасы аша «Тулпар» журналының чираттагы санында якыннан таныша ала. Төрле милләттәге тамашачыларның иң яраткан чыгышларының берсе булды ул! Шәп булды!
Бүгенге чара 3-13 октябрьдә республиканың барлык почта бүлекчәләрендә һәм podpiska.pochta.ru сайтында ташламалы хаклар буенча көзге Бөтенрусия матбугатка язылу декадасы башлануы уңаеннан уздырылды. Бу чорда, гадәттәгечә, Русия почтасы вакытлы матбугат басмаларына язылуга һәм аларны китерүгә 40 процент күләмендә ташлама ясый. Акциядә Русиянең 1500 гә якын гәзит һәм журналлары катнаша. Федераль басмаларны тарату бәясе — 10 процентка, ә республика, шәһәр һәм районнарныкына 15 процентка киметелә. Башка гәзит-журналларга язылу агентлыклары каталоглары буенча Русия почтасыннан өстәмә ташлама 5 һәм 10 процент тәшкил итә. Теләгән кеше үзе яраткан «ТУЛПАР» журналына язылуны почта бүлегендә генә түгел, podpiska.pochta.ru сайтында да башкара ала.
Киңәшем шул: АШЫГЫГЫЗ!!! Татар телендә басылучы «Тулпар», «Әллүки» журналларына, «Кызыл таң» гәзитенә язылмаган татар милләтле адәм – ул ТАТАР түгел! Милли горурлыгыгызны саклагыз!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: