Мин мәктәпнең түбән сыйныфларында укыганда югары класстагылар бик зур булып күренәләр иде. Җиткән кызлар, егетләрнең танау аслары карайган. Безнең дә үсәсе килә. Югары сыйныфта укыган апаның да “Әти картая”, дип зарланганы хәтердә. Әтигә ул чак 45 яшь булган. 16 яшьлек Александр Пушкин бер әсәрендә “Бүлмәгә 30 яшьлек карт килеп керде”, дип яза. Татар драматургия кллассикасында “40-45 яшьләрдәге карт” дигән сүзләр очраганы бар. Бүген картларга өлкәнрәкләр керә. Совет чорында пенсиягә чыгучылар картлар булып санала иде. Узган ел классташлар белән очрашуыбыз үтте. Кызлар бар да 55тә пенсиягә чыккан, советча әйткәндә, картлар булып чыга. Очрашуда классташ карчыклар һәм ир асыллары катнашты булып чыга. Безне яшәртүчеләргә мең рәхмәт! 65кә җиткәч, ир-атларга пенсия яшен 70кә күтәрсәләр, тагын да рәхмәт әйтербез. Аннан тагын. Бакыйлыкка да яшьли генә күчәсе була.
Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге картлыкның ничә яшьтә башлануын белешкән. 32 процент 60-69 яшьтән дип саный икән. 16 процент картлык 70-79 яшьтән соң гына килә дип җавап биргән. Бу 16 процент үзләре 70кә җитмәүчеләр булгандыр инде. Чөнки юньле кеше үзен карт дип исәпләми. Кеше үзен ничә яшьтә карт дип тоя, аның картлыгы шул яшьтән башлана.