Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2019, 00:03

Олыларны олылау көне

Өлкәннәр көнен һәр оешмада үзләренчә билгеләп үтәләр.

Гадәттә, шунда эшләп хаклы ялга чыккан ветераннарны чәй табынына эндәшәләр. Кемдер эштә ял көнен көтеп зар-интизар булса, хаклы ялдагыларның байтагы эшләп йөргән чагын, хезмәттәшләрен сагына. Ничек кенә булмасын, игътибар, якты йөз, җылы сүз кемгә дә кирәк. Көннәр көзгә авышканда бигрәк тә.
Башкортстан "Китап" нәшриятында да бүген өлкән коллегаларын кунакка чакырганнар. Фотода уңнан икенче – Динә Морзакаева. Озак еллар татар әдәбияты секциясен җитәкләп, татар телендәге бик күп китапларга "әнкә" булган мөхтәрәм зат.
Ф.Зиннәтуллина фотосы.
Читайте нас: