Ике ел эчендә 39 яшьлек Лилия Азнабаева банктан 43,6 миллион сум акча урлаган. “Открытие” банкының Уфа филиалында кассир булып эшләүче Лилия Азнабаеваның кырын эше узган ел ахырында ук ачылган иде. Ул чакта кассир 6,5 миллион сум акча урлауда гаепләнде. Ләкин тикшерү барышында акча күләме 43,6 миллионга җитте. Лилия Азнабаеваның әшнәсе дә табылды. Баксаң, ул акчаларны банк бүлекчәсе җитәкчесе Лиана Латыйпова ярдәмендә урлаган икән. Лиана Латыйпова бу җинаятькә яман шеш белән авырган әтисен дәвалау өчен баруын белдергән.