Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2019, 00:05

Баланы яшьтәшләрен куркытыр дип балалар бакчасына алмаганнар

Эш шунда, Софьяның тумыштан баш сөяге башкаларныкына охшамаган, кул һәм аяк бармаклары да ябышып тора.

Башкортстанның Стәрлетамак районының Алатан авылында яшәүче ике яшь ярымлык Софья Захарованы яшьтәшләрен куркытыр дип балалар бакчасына алмаганнар. Эш шунда, Софьяның тумыштан баш сөяге башкаларныкына охшамаган, кул һәм аяк бармаклары да ябышып тора. Ләкин акылы, сөйләшүе белән яшьтәшләреннән аерылмый. Кызның әнисе Светлана Захарова сүзләренә караганда, табиблар баланың кулларына операция ясауны һаман сузып киләләр. Шул ук вакытта инвалидлык бирергә дә ашыкмыйлар. Әлеге хәлгә волонтерлар игътибар итеп, Русиянең НТВ каналы күрсәткәннән соң гына ул иҗтимагый яңгыраш алды. Нәтиҗәдә, җирле түрәләрнең күңелләре йомшарып китеп операция ясагач кызны балалар бакчасына алырга ышандырганнар. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге мәсьәләне үз контроленә алды.
Читайте нас: