Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2019, 20:56

Бушлай балдан авыз ябыша!

Татарча бу бәйрәмне “Бал туе” дип атасалар да, ни өчендер урысчага әйләндергәч “Пчелотуйга” әйләнгән. Күрәсең, тәрҗемәчеләрне корт чаккан булгандыр инде.

Туйларның ниндие генә юк. Никах туе, алтын һәм башка туйлар. Соңгы туй... Русиядә тагын бер төрле бәйрәм бар, ул Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында уза торган “Пчелотуй”. Татарча бу бәйрәмне “Бал туе” дип атасалар да, ни өчендер урысчага әйләндергәч “Пчелотуйга” әйләнгән. Күрәсең, тәрҗемәчеләрне корт чаккан булгандыр инде.
Әлеге Бал туе Мәтәүбаш авылында 2013 елдан башлап уздырыла. Баштагы елда грантлар алып, зурлап уздырсалар, хәзер колачлар кимеп бара. Кортлар үлүгә бара, Пчелотуй сүнүгә бара.
Бу бәйрәмгә умартачылар һәм бал яратучылар җыела. Биредә төрле-төрле бал, умартачылык кирәк-яраклары да сатып алырга мөмкин, бушлай бал тәмләп тә була. Теләсәң, балавыз сатып ал, теләсәң, бал авыз булып йөр. Әлеге бәйрәмдә катнашкан бертуган энем Габдулла Вафин әлеге хакта шулай диде: “Монда балның ниндие генә юк иде! Хәтта иң тәмлесенә ярыш та оештырдылар. Дистәләгән вак савытларга төрле төстәге, төрле куелыктагы, төрле тәмдәге бал салып чыктылар да, тамашачыларга кечкенә калаклар тоттырдылар. Халык тәмләп карап иң шәбен әйтеп бирергә тиеш иде. Минем дә, балаларымның да бушлай бал ашый-ашый авызлар ябышып бетте”.
Читайте нас: