Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2019, 12:00

Башкортстан татарлары Татарстанның 100 еллыгына әзерләнә

Башкортстан татарлары Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан узган бәйрәмнәрнең үзәгендә булачак.

Татарстан Республикасының Башкортстандагы вәкиллегендә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаевның Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы узды.Очрашуда Башкортстан татар конгрессы, “Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмалары, морзалар җыены һәм “Ихлас” мәчете җитәкчеләре катнашты. Анда сүз 2020 елда узачак Татарстан Республикасы оешуының 100 еллыгын билгеләүгә өлеш кертү турында барды.
Агымдагы елның 11 мартында Башкортстандагы бертөркем татар оешмалары әлеге мәсьәләдә тәүге утырышын уздырып, анда 100 еллык уңаеннан тәкъдимнәр туплаган иде. Алар арасында Уфада фәнни-гамәли конференция уздыру, чыгышлары белән Башкортстаннан булып Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында белешмә-китап чыгару, “Татар Уфасы” фотокүргәзмәсе уздыру, Уфа урамнары, парклары, мәйданнарына күренекле татар шәхесләренең исемнәрен кушуны оештыру, татар әдәбиятына халык язучылары һәм шагыйрьләре биргән Башкортстан авыллары буйлап авточабыш уздыру һәм башка күп кенә тәкъдимнәр кергән иде. Марс Тукаев тәкъдимнәрнең Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында каралып, күпчелегенең кабул ителүен, әлеге вакытта документларның Мәдәният министрлыгы карамагында булуын белдерде. Тукаев планга кермәсә дә халыкны берләштерүгә юнәлтелгән глобаль тәкъдимнәрнең әле дә кабул ителүен, аларны Бөтендөнья татар конгрессының эш планына кертеп булачагын әйтте.
Читайте нас: