Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь 2019, 12:32

БЕСЛАН ФАҖИГАСЕ КАБАТЛАНМАСЫН!

Сентябрьне тулы хокук белән террорга каршы көрәш ае дип игълан итәргә мөмкин. Шөкер, соңгы елларда андый терактлар турында ишетелми.

Сентябрьне тулы хокук белән террорга каршы көрәш ае дип игълан итәргә мөмкин. Һәм бу Русиягә генә кагылмый. Төгәл 18 ел элек, 2001 елның 11 сентябрендә террорчылар тарафыннан дүрт очкыч яулап алына һәм дөньядагы иң көчле дәүләт – Америка Кушма Штатларының Вашингтон шәһәренә юл алып, Манхеттен бистәсендәге “игезәк высоткаларга” килеп кадала. Нәтиҗәдә, ике бина да ишелеп төшә. Барлыгы 3500дән артык кеше һәлак була.
Русиягә килгәндә, Беслан мәктәбендә, Дубровка театрында, Буденовск шәһәрендә, Мәскәү-Петербург поездында булган террор актлары җаннарыбызны тетрәндерде. Шөкер, соңгы елларда андый терактлар турында ишетелми. Ләкин тарихи хәтер күңелләрне һаман борчып, мондый фаҗигаләрдән беребезнең дә йөз процентка саклана алмавын искәртеп тора...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: