Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2019, 15:09

Радий Хәбировны Мортаза Рәхимов һәм Рөстәм Хәмитовка караганда ныграк яраталар!

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов 2003 елда соңгы тапкыр сайлуда катнашканда 78 процент тавыш җыйган иде. Башкортстанның элекке җитәкчесе Рөстәм Хәмитов 2014 елгы сайлауда 81,71 процент җыйды.Башкортстан башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров республика башлыгын сайлауда 82,02 процент тавыш җыеп, җиңү яулады.

Башкортстан башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров республика башлыгын сайлауда 82,02 процент тавыш җыеп, җиңү яулады.
Тавыш бирүдә сайлаучыларның 71,8 проценты катнашкан. КПРФ вәкиле Юнир Котлыгужин – 6,87 процент, ЛДПРдан Русия Думасы депутаты Иван Сухарев – 4,56 процент тавыш җыйган. Владимир Барабаш (“Ватандашлар көче”), Зөлфия Гайсина (“Яблоко”), Юрий Игнатьев (“Гадел Русия”), Рәфис Кадыйров (“Русия патриотлары”), Владимир Кобзевларның (“Русия пенсионерлары партиясе”) – ике проценттан кимрәк.
Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов 2003 елда соңгы тапкыр сайлуда катнашканда 78 процент тавыш җыйган иде.
Башкортстанның элекке җитәкчесе Рөстәм Хәмитов 2014 елгы сайлауда 81,71 процент җыйды.
Шулай итеп, Радий Хәбиров узган җитәкчеләргә караганда да күбрәк тавыш җыйды.
Башкортстанның яңа Башлыгының инаугурациясе 19 сентябрь узачак.
Радий Хәбиров сайлаулар узу белән Хөкүмәт җитәкчесен игълан итәргә ышандырган иде. Республика вице-премьеры вазифаларын башкаручы итеп “Эшлекле Русия” оешмасы рәистәше Андрей Назаровны билгеләде. Рәсми булмаган чыганаклар белдерүенчә, инаугурациядән соң ул Башкортстанның премьер-министры итеп куелырга мөмкин.
Читайте нас: