Башкортстанда сайлау участокларына сайлаучыларның 71,83 проценты, ягъни 2,1 млн. нан артыгы килгән.
Сайлаучыларның 82 проценты республика башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка тавыш биргән.
Бу хакта атна саен үткәрелүче Хөкүмәт җыелышында Радий Хәбиров игълан итте һәм башкортстанлыларның үзенә, аның командасына ышаныч күрсәтүләренә рәхмәт белдерде.
Гомумән, Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова белдерүенчә, сайлаулар Русиянең бөтен территориясендә тәмамланган, бер генә сайлау участогында да тавыш бирү гамәлдән чыгарылмаган.