Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2019, 12:34

Тавыш бир дә бушлай мунча кер!

Тавыш биреп чыгучыларга хәтта 100 процентлы ташламалар каралган.

8 сентябрь – Русиядә бердәм сайлаулар көне.
Сайлаулар Уфада бик яхшы оештырылган. Сайлау урыннарында татарча бюллетеньнәр дә җитәрлек куелган. Мин сайлаган Октябрь районының 242 санлы сайлау участогы 49 санлы мәктәптә урнашкан. Ихатада флюорография һәм табиблар кабул итү машиналары тора. Халык шактый актив. Сайлау урыннарында музыка яңгырап тора, буфетлар эшли. Тавыш биреп чыгучыларга ташламалар белән файдалану өчен исемлек һәм беләзекләр тапшырыла. Ул исемлектә “Башавтотранспорт” автобусларында һәм трамвай-троллейбусларда бушлай йөрү, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма, Уфа “Нур” татар дәүләт, урыс драма, яшьләр театрларына, “Башкортостан” концертлар залына, музейларга, галереяләргә, планетарийга һәм бер мунчага хәтта 100 процентлы ташлама каралган.
Читайте нас: