Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2019, 14:25

Бүген җаваплы көн!

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа шәһәренең 109нчы сайлау округына тавыш бирергә килде.

Алар хәләл җефете белән сайлау бюллетеньнәрен алып, тавыш бирү өчен тәгаенләнгән кабиналарга узды һәм бюллетеньнәрне тартмага төшерде.
«Бүген — Башкортстан өчен җаваплы көн, без сайлау кампаниясен оештыру буенча зур эш башкардык. Республика башлыгын сайлаудан тыш, бүген халык 7 меңнән артык урындагы совет депутатын сайлый. Без сайлау кампаниясен ачык, гамәлдәге канунияткә ярашлы үткәрү бурычын куйган идек, минемчә, без шуңа ирештек. Тавыш бирү нәтиҗәләрен бүгөн төнлә үк белербез», — диде Радий Хәбиров, «Башинформ» агентлыгы соравына җавап биреп.
Чыганак: http://www.bashinform.ru/bash/1350787/
Читайте нас: