Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2019, 13:03

Казан белән Уфа арасында поездлар йөри башлаячак!

Казанга сәяхәткә баручылар я балалары анда укучылар беләдер: Уфа белән Казан арасы якын ара түгел. Өлтерәп торган "Газель"гә якыныңны утыртып озатканда, исән барып җитсә иде, дип ут йотасың. Бу уңайдан сөенечле яңалык: быел 9 декабрьдән Казан һәм Уфа арасында поездлар йөри башлаячак!

Бу хакта Русия тимер юллары календарена сылтанып, UfacityNews.ru сайты хәбәр итә.
Өлкәннәр хәтерлидер, элек Казан белән Уфа арасында тимер юл элемтәсе булган, әмма ул, табыш китермәү һәм инфраструктурадагы чикләүләр сәбәбе белән тукталып калган иде.
Уфадан Казанга так көннәрдә китеп булачак.
347 Й номерлы "Уфа-Петербург" һәм 125 Й санлы "Самар-Казан" поездлары Уфадан Уфа вакыты белән 11:57 сәгатьтә китә.
Казаннан Уфага поезд белән җөп көннәрдә китеп булачак.
125 Г номерлы "Казан-Самар", 392 У санлы "Мәскәү-Чиләбе" поездлары Казаннан Мәскәү вакыты белән 21:20 сәгатьтә китә.
Билгеле булуынча, РЖД компаниясе билетларын Интернет аша да сатып алып була (http://www.rzd.ru/).
Дөрес, автобус белән 7-8 сәгать барылса, тимер юлда бару өчен якынча 21 сарыф ителәчәк. Бәлки, киләчәктә Мәскәү – Казан – Екатеринбург тиз йөрешле магистрале дә төзелер әле. Бу хакта 2013 елдан ук сүз бара, һәм ул Уфа аша да үтәр дип планлаштырыла иде (https://ufacity.info/press/news/141432.html).
Читайте нас: