Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2019, 00:29

Уфада самогон аппараты шартлаган!

Шартлау булган бүлмәнең асты-өскә килгән, “самогонщик” зыян күргән.

Бүген, 3 сентябрь, Уфаның коткару хезмәтенә Пинский урамының 8 йортында шартлау булуы турында хәбәр алына. Коткаручылар йортка килгәндә өченче каттагы бер фатирның тәрәзәләре чыгып очкан була. Баксаң, фатирда самогон аппараты шартлаган икән. Шартлау булган бүлмәнең асты-өскә килгән, “самогонщик” зыян күргән. Газ чыгуы ачыкланмаса да, коткаручылар газ торбасын ябып киткәннәр. “Самогонщик” тәрәзәсенә, фатирына зыян килүдән бигрәк, калган самогонны чыгару өчен газны өзүләреннән кайгыга баткан.
Читайте нас: