Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2019, 11:20

Белем көнендә – Җиңү дәресе

Дусларыбыз безгә яңалыкларны хәбәр итеп тора. Чакмагыш районының Калмашбаш урта мәктәбендә Белем көне ничек үткән? Алия ГАБДУЛЛИНА шул хакта язган.

Чакмагыш районының Калмашбаш урта мәктәбендә узган "Җиңү дәресе"нә хөрмәтле укытучы-пенсионер Латыйпова Мөнәвәрә Афзалетдин кызын чакырдылар. Ул бишенче, алтынчы, җиденче сыйныф укучылары алдында үзенең мәктәп еллары турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде.
"Алтынчы класска кергәндә сугыш башланды. Өскә кием, ашарга азык, язырга каләм, ручка юк. Корымнан кара ясап, гәзит почмагына язабыз. Мәктәп суык, миченә ягар өчен җәен торф чыгарып, сыер тизәген киптереп, аяк белән тирес басып, шуңардан кирпечләр эшли идек. Көлтә бәйләргә булышу, басуны чүптән утау кебек эшләр дә безнең кебек яшүсмерләр җилкәсенә төште. Әле сезгә юллар ачык. Укуның һәр көнендә тырышып белем алыгыз, эш сөючән булыгыз. Чөнки белемнән башка алга китү мөмкин түгел. Укытучыларга һөнәри уңышлар, зирәклек, укучыларыгызның хөрмәтен яулагыз", – диде ул.
Класс сәгате Җиңү паркында Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Алия ГАБДУЛЛИНА.
Чакмагыш районы.
Читайте нас: