Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2019, 23:39

Куян анасы баласын үтергән анадан күпкә бөек

Ана куян балаларын сәгатьләр буе көтеп утырган, ә Дүртөйледә бер ана баласын үтереп, тиреслеккә күмеп куйган.

Салаватта өч куян баласы бер заводның промзонасында нефть калдыкларына пычрангач, узып баручы бер шәфкатьле кеше шәһәрнең битум заводына шалтыратып, ярдәм сорый. Куян балаларын ике сәгать буе яхшылап югач, аларны кире шул урынга илтеп куялар. Анда аларны әниләре көтеп торган була. Ана куян балаларын сәгатьләр буе көтеп утырган, ә Дүртөйледә бер ана баласын үтереп, тиреслеккә күмеп куйган. Дүртөйле районының Исмаил авылында яшәүче Юлия Хәбирова бер яшьлек улын фәкыйрьлек, ашарга акча җитмәү, улының ачлыктан төннәр буе елавы сәбәпле үтерүен таныган. Ачлык елларда да халык яшәргә тырышкан, ә XXI гасырда бер “ана” баласына азык таба алмый аңа кул салган.
Читайте нас: