Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2019, 18:17

Фатих Кәрим туган ягына кайтты!

28 август Бишбүләк районының Ает авылында күренекле татар шагыйре Фатих Кәримнең музеен ачу чарасы узды.

Фатих Кәримгә музей шагыйрь яшәгән нигездә 1971 елның 19 июлендә ачыла. 1999 елда яңа мемориал төзелә һәм бюсты ачыла. Әлегесе шул бинага янкорма итеп эшләнгән. Төзекләндерү эшләре Татарстан Республикасы ярдәме белән башкарылган.
Татарстан Милли музееннан Фатих Кәрим һәлак булганда өстенә кигән шинелен һәм кирза итекләрен дә алып килгәннәр. Музейга шагыйрьнең язу кирәк-яраклары, аш-су җиһазлары, күлмәге, галстугы да куелган, калган экспонатлар шул чордагы өй җиһазларыннан, кораллардан, язма экспонатлардан гыйбарәт. Музей заманча җиһазландырылган.
– Фатих Кәримнең үзе кулланган аш-су приборлары, язу кирәк-яраклары, күлмәк-галстугыннан тыш, аның хатынының береткасы һәм сумочкасы да куелды. Фатих Кәримнең апасы кияүгә киткәндә бирнә салып киткән сандык белән дә биредә танышырга мөмкин. Шинель белән кирза итеген вакытлыча гына куеп тордык.
Бу музейның уникальлеге шунда – ул нәкъ Фатих Кәрим яшәгән йорт нигезенә салынган. Музей бик заманча, анда биш электрон витрина куелган. Аларда хәтта Фатих Кәримнең шигырь блокнотларын да карап була, – дип сөйләде музей директоры Рәйсә Хафизова.
Музей ачылганнан соң чаралар бина каршындагы мәйданда дәвам итте. Анда Башкортстан һәм Татарстан сәнгать әһелләре катнашлыгында концерт булды. Аннан соң район үзәгенең мәдәният сараенда Фатих Кәрим исемендәге премияләрне тапшыру тантанасы да узды. Премиягә лаек булучылар арасында Казаннан килгән әдәбият галиме Фоат Мансуров та бар. Ул чыгышын Татарстан радиосында эшли башлаган елларны искә төшерүдән башлады:
– Яшь чагымда Татарстан радиосында диктор булып эшләдем. Хезмәтемне бик яраттым. Шушы эшне яратып башкарганым өчен нигә миңа хезмәт хакы түлиләр икән дип гаҗәпләнә идем. Фатих Кәримнең иҗатын яратып өйрәүем өчен бу бүләкне алу да шулай ук. Аның шигърияте мине яшьтән үк җәлеп иткән югары сәнгать дәрәҗәсендәге иҗат. Ул идеология басымы астында да эстетикага тугры кала алган.
Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис шагыйрь вафат булган урында булып кайтуын сөйләде.
– Ул Калининград өлкәсендәге туганнар каберенә җирләнгән. Дөрес, башта ул вафат булган урынында җирләнә, аннан тагы күчерелә, өченчегә туганнар каберенә җирләнә. Ул комплекста йөзләрчә солдат һәм офицер җирләнгән. Комплексның нәкъ үзәгенә Фатих Кәрим һәйкәле куелган. Бу зур мәгънәгә ия. Калининградта татар шагыйрен беләләр һәм зурлыйлар, – диде ул.
Эшкуарлар арасында туризмны көчәйтү, маршрутка Аеттагы Фатих Кәрим музеен да кертү теләкләре яңгырады.
Читайте нас: