Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 август 2019, 00:26

Уфада тере һәйкәл ачылды!

Һәйкәл үбешеп торган ике кешенең аяк эзләреннән гыйбарәт.

Һәйкәл башкаланың “Арт-квадрат” дигән мәйданына куелган. Бу һәйкәл дигәнең ике кешенең эзләреннән гыйбарәт. Аның авторы Андрей Панов сүзләренчә, бу эзләрне үбешеп торган парлар калдырган. “Тере һәйкәл” дип аталуы шуннан – бу эзләргә басып егет-кыз, ир-хатын, яки әби-бабай үбешә ала. Шуңа күрә ул “тере һәйкәл” дип атала. Киләчәктә архитекторлар бу “шедевр”ны Русиянең башка шәһәрләренә, хәтта чит илләргә гә куярга җыена. Озакламый мондый һәйкәл Санкт-Петербургта, октябрь аенда Италиянең Турин шәһәрендә ачылачак.
Читайте нас: