Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 август 2019, 01:57

“Бабай утары”нда фольклор фестивале узды

20 август Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары”нда татар фольклор төркемнәренең “Җырлыйк әле” дип аталган икенче фестивале узды.

20 август Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары”нда татар фольклор төркемнәренең “Җырлыйк әле” дип аталган икенче фестивале узды. Анда 14 төркем алышты. Кунак буларак башкорт кубызчылары һәм Архангель районыннан чуваш, шулай ук Киров өлкәсеннән татар фольклор төркемнәре дә катнашты.
Өченче урынны – Борай районының “Наза”, икенче урынны Дүртөйле районы Иванай авылының “Изге ай” төркеме яулады. Беренче урын Бакалы керәшеннәренең “Туганайлар” төркеменә бирелде. Иң югары урынга – Гран-прига Архангель районының “Ахирәтләр” төркеме лаек булды.
Чарада Татарстан кунаклары, “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Читайте нас: