Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2019, 00:08

“Җырлыйк әле”

20 август Башкортстандагы Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары”нда татар фольклор төркемнәренең “Җырлыйк әле” дип аталган икенче фестивале уза.

20 август Башкортстандагы Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары”нда татар фольклор төркемнәренең “Җырлыйк әле” дип аталган икенче фестивале уза. Беренчесе узган елның 28 июнендә үткән иде. Ул чарада 8 төркем катнашты.
Узган елны өченче урынга Салават шәһәренең “Ак калфак” төркеме, икенче урынга Краснокама районының “Ак калфак” төркеме лаек булды. Беренче урынны Туймазы районының “Җидегән йолдыз” төркеме яулаган иде.
Быел күпме төркем катнаша, җиңүчеләр кемнәр булачак, аны үз күзләрегез белән барып күрә аласыз. Фестивальгә тамаша кылу ирекле. Чара “Бабай утары”нда 11 сәгатьтә башлана.
Читайте нас: