Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 август 2019, 16:49

Яңа заман яңа караш таләп итә

Чакмагыш районы хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Мәнзүрә НӘБИЕВА районда мәгариф оешмаларының хәле, туган телләрне укыту турындагы сорауларыбызга җавап бирде. Иң уңышлы эшләүче мәктәпләрне атады. Мәсәлән, Үрнәк авылы урта мәктәбен быел 5 укучы тәмалаган. Дүртесе медаль алып, рес­публикабызның төрле югары уку йортларына кергән. Бу мәктәп укучылары татар теленнән дә республика күләмендә уңышларга ирешкән.

Әңгәмәдәшебез – Мәнзүрә НӘБИЕВА, Чакмагыш районы хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе.
Ул 1962 елның 25 октябрендә Чакмагыш районының Тозлыкуш авылында туган. БДУның математика факультетын тәмамлап, туган районының Иске Бәшир мәктәбенә укытырга кайта. 1999 елдан аның директоры була. 2013 елдан районның мәгариф бүлеген җитәкли. “Русия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” (2007) билгесенә ия. Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре (2008).
– Мәнзүрә Җәүдәтовна, Чакмагыш районы укытучылары яңа уку елын нинди кәеф белән каршылый? 2018-19 уку елы нәтиҗәләре сөендерерлекме? Республика, ил күләмендәге олимпиадаларда җиңүче укучыларыгыз бармы? БДИ күрсәткечләре ни дәрәҗәдә? Югары уку йортларына керүчеләр күпме?
– Яңа уку елын Чакмагыш районы укытучылары яхшы кәеф, матур планнар белән каршы ала. 2018-19 уку елы нәтиҗәләре сөендерерлек, иң мөhиме – барлык мәк­тәпләрдә дә укучылар, укытучылар зур тырышлык күрсәтте. 1200дән артык укучыбыз “Ю. Гагарин кубогы” олимпиадаларында яхшы күрсәткечләргә иреште, ике укучыбыз – республика предмет олимпиадаларында, биш укучыбыз татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында призер булды.
БДИ күрсәткечләре дә начар түгел, районның барлык 11нче сыйныф укучылары (алар – 121 кеше) өлгергәнлек аттестаты алды. Ике укучыбыз һәр дүрт фәннән 92-98шәр балл җыйды, иң мөһиме – алар үзебезнең республика югары уку йортларын сайлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 85е югары уку йортларына укырга керде, калганнары документларын махсус урта уку йортларына тапшырды.
– Укучыларның җәйге ялы ничек оештырылды?
– Әлбәттә инде, җәен мәктәп лагерьларына зур игътибар бирәбез. Мәсәлән, 16 июльдән 7 августка кадәр Чакмагыш гимназиясе базасында көндезге лагерьның 2нче сменасы эшләде. Анда 150 бала ял итте. Гомумән, быел шундый 16 лагерь оештырылып, аларга 1205 бала җәлеп ителде. Бу укучыларның яртысы диярлек авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән. Ә инде 680 бала өчен 16 хезмәт һәм ял лагере эшләде.
Иске Калмаш урта мәктәбе укучысы Илина Кашаева Әстерхан өлкәсендә оештырылган “Җиңү” хәрби-тарихи лагерена барды. Ә Ишембай районына күпкөнлек походта Чакмагыш районыннан 40 укучы катнашты.
– Мәктәпләрне төзекләндерү ничек алып барыла? Бу өлкәдә проблемалар юкмы? Кечкенә авылларның барысына да мәктәп автобуслары йөриме?
– Мәгариф оешмаларын яңа уку елына әзерләгәндә без район хакимияте башлыгының карарына нигезләнәбез. Бөтен оешмаларда да косметик ремонт эшләре я тәмамланган, я төгәлләнеп килә. Октябрьдә Юмаш авылында 95 урынлык балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Ул “Башкортстан Рес­публикасының 100 еллыгына – 100 объект” программасы чикләрендә төзелә.
Ел да матди-техник базаны яңарту эше дәвам итә. Быел ашханәләргә җиһазлар алынды, 232 мең сумга парталар, өстәлләр кайтартылды, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе өчен 500 мең сумлык спорт инвентаре алынды. Мәктәп һәм бакчаларга автоматлаштырылган сак сигнализацияләре куелды.
Кечкенә авылларның барысына да мәктәп автобуслары йөри. 48 маршрутта 27 мәктәп автобусы 656 баланы йөртә. Автобус водительләре стажлы, категорияле. Ләкин, кемдер эшеннән китсә, аларны алыштыру өчен авылларда категорияле водитель табу бик авыр. Шуңа булганнарын сакларга тырышабыз. Үткән уку елында автобус во­дительләре арасында һөнәри конкурс үткәрдек, төрле номинацияләрдә жиңүчеләрне бил­геләдек, ике водителебез республика конкурсында катнашты.
– Мөмкинлекләре чикле, шулай ук ятим, караучысыз калган балалар өчен районда нинди шартлар булдырылган?
– Чакмагыш районы инклюзив белем бирүдәге мөмкинлекләрне ныгытучы кайбер механизмнарны гамәлгә кертә. Шуларның берсе – махсус программалар һәм алымнар, дәреслекләр, махсус техник чаралар куллану, кимчелекләрне бетерү (коррекция) дәресләре уздыру, бинага керү өчен шартлар тудыру. Икенчесе – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны укыту өчен җайлаштырылган белем бирү программасы.
Укучының гомуми программаны үзләштерә алмавы мөмкин. Андый очракта консилиум карары нигезендә укучыны башка мәктәпкә күчерү мәсьәләсе кузгатыла. Монда ата-аналарның фикере, аларның баланы кайсы мәктәптә укытасы килүе мөһим роль уйный. Психологик-медик-педагогик комиссия бәя­ләмәсе булган очракта, мәктәптә ике тапкыр бушлай туклану каралган.
Гомуми белем мәктәбенә инвалид бала килгән очракта, иң мөһиме – сыйныфташларында, укытучыларда, мәктәп җитәкчеләрендә аңа карата алдан ук уңай мөнәсәбәт булдыру. Әгәр дә аңа гадәти укучыга булган кебек мөнәсәбәт урнашса, мондый караш укытучыларга да, аның сыйныфташларына да күчә. Шул чакта сыйныфташлары да аңа булдыра алганча ярдәм кулы суза, бала да үзен иркенрәк хис итә.
Республиканың “Уңайлы мохит” дәүләт программасында 2013 елда – Чакмагыш 1нче, 2014 елда – Иске Калмаш, 2015 елда Юмаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәпләре, быел исә Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе кушылды.
– Балалар бакчаларына чират бармы?
– Районда – 12 балалар бакчасы, 7 филиал, Иске Сөрмәттә кыска вакытлы 1 төркем бар, мәктәпләр карамагындагы 3 филиал эшләп килә. Балалар бакчалары 1356 урынга исәпләнгән. Ә 1 июньгә балалар бакчасына 1456 сабый йөри иде. Мәсьәләне хәл итү өчен Чакмагыш һәм Юмаш балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдырырга туры килде.
– Соңгы чорда гомумдәүләт проектлары турында күп сөйлиләр. Аларда чакмагышлылыр катнашамы?
– Әлбәттә. Гомумдәүләт проектлары кысаларында ярдәм иң кирәкле нокталарга юнәлтелә. Мәсәлән, “Хатын-кызлар мәш­гульлегенә ярдәм итү – 3 яшькә кадәр балаларны мәктәпкәчә укыту өчен шартлар булдыру” проекты буенча Чакмагыш авылындагы 6нчы һәм 4нче балалар бакчалары төзекләндереләчәк. Республика һәм төбәк бюджетларыннан моның өчен 1,5 миллион сум бүленә. Ул ремонт өчен, җиһаз алуга һәм башка чыгымнарга тотынылачак.
Билгеле булуынча, Русиядә “Заманча мәктәп” гомумдәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильләр буенча мәгариф үзәкләре булдырыла. Аларның икесе безнең район үзәгендә оештырыла: Чакмагыш 1нче мәктәбендә һәм гимназиядә. Бу проект өстәмә белем бирү өчен шартлар тудыруны күздә тота. Тормыш хәвефсезлеге нигезләре, информатика дәресләре, шахмат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тагын да артачак. Бу максатка 3 миллион сумнан артыграк акча каралган.
Шулай ук Яңа Балтач мәктәбе “Санлы мәгариф мохите” проектында катнаша һәм моңа 2,1 миллион сумлап финанслау җәлеп ителә. Аның чикләрендә укучылар һәм укытучылар өчен информатика, техник фәннәр буенча махсус уку урыннары җиһазлан­дырылачак.
Яңа Коты мәктәбендә исә “Һәр баланың уңышы” проекты 800 меңләп сумга спортзал ремонтларга мөмкинлек бирде.
Гомумән, мәктәпләрне заманчалаштыру, белем бирү өлкәсендәге яңа юнәлешләрдән читтә калмау өчен бөтен көчне салабыз. Шунсыз мөмкин дә түгел. Чакмагышта үз эшен яратучы, талантлы укытучылар күп. Ләкин яңа заман тирән белем, киң мәгълүмат, компьютер технологияләрен су кебек эчүне таләп итә. Укучылар заман белән бергә атласын өчен иң тәүдә укытучылар үз өстендә нык эшләргә, белемен арттырырга тиеш.
– Иң нәтиҗәле эшләүче мәктәпне атый аласызмы?
– Үрнәк авылы урта мәктәбенең эшчәнлеге сөендерә. БДИ баллары барлык фәннәрдән дә яхшы булды. Быел 5 укучының дүртесе мәктәпне медальгә тәмамлады һәм рес­публикабызның төрле югары уку йортларына керде. Үрнәк мәктәбе укучыларының татар теленнән дә республика күләмендә уңышлары бар.
– Туган телләрне укыту ничек алып барыла? Татар теле районның ничә мәктәбендә укытыла?
– Статистика мәгълүматларына ярашлы, районыбызда татар, башкорт, урыс, чуваш, мари, украин, әрмән һәм башка милләт вәкилләре яши. Күпчелекне татарлар тәшкил итә. Башкорт телен республиканың дәүләт теле буларак өйрәнү өчен 1-9нчы сыйныфларда атнага 1 сәгать каралган. Туган телләрне өйрәнүгә атнага 2 сәгать бүленә.
Районның 23 мәктәбендә татар телен укыту оештырылган, 14 татар теле һәм әдәбияты кабинеты җиһазландырылган. Татар теле укытучыларының 8е – югары, 8е беренче категориягә ия.
Һәр ел саен мәгариф бүлеге “Татар теле һәм әдәбиятының ел укытучысы” республика конкурсының район этабын үткәрә. “Ел укытучысы-2019” республика конкурсында Яңа Балтач мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Диникеева призлы урынга лаек булды.
Быел 22 февральдә Халыкара туган тел көне уңаеннан конкурс оештырылды. “Роберт Миңнуллин шигырьләрен иң яхшы укучы” номинациясендә Кристина Асманова һәм Илһам Йомабаев (Имәнлекул), Миләүшә Гәрәева (Яңа Балтач), Юлиана Гайнуллина (Үрнәк) җиңеп чыктылар. “Үз әсәреңне уку” номинациясендә Үрнәк мәктәбеннән Азалия Муллаяновага җитүчеләр булмады.
Чакмагышлылар республика “Тукай моңнары” конкурсында ел да катнаша. Быел Үрнәк мәктәбе укучылары (укытучылары – Гөлфия Үлмәсбаева) анда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Айгиз Сафиуллин Гран-при яулады. Ә Алсу Сафиуллина һәм Тайняштан Азалия Бәдретдинова номинацияләрдә 1нче урын алдылар.
Лилиана Әһәдуллина (Имәнлекул), Илвина Латыйпова (Яңа Балтач) татар теле буенча олимпиаданың республика этабы призерлары булды.
– Мәгариф өлкәсендә нинди үзгә­решләр, яңалыклар көтелә?
– Быел 1 апрельдә 23 мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары 5 көнлек уку режимына күчте. Яңа уку елында 5-11нче сыйныфларга яңа шартларга җайлашырга кирәк булачак. Педагогик хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы үзгәрмәячәк.
– Җанлы әңгәмә өчен рәхмәт, Мәнзүрә Җәүдәтовна! Яңа уку елы Сез­нең үзегез һәм мәгариф хезмәткәрләре, укучылар, балалар өчен уңышлы булсын!
Дилбәр БУЛАТОВА әңгәмәләште.
Читайте нас: