Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2019, 13:05

Дилә БУЛГАКОВАдан ятимнәр хакында яңа шигырь

Чын шагыйрә кем ул, дисәләр, иң беренче булып Дилә апа Булгакова хәтергә килә. Шулай булмаса, 80 яшьтән үтеп тә шигырь язмас, шигыренә композиторлар көй язып, җырчылар җырласа, кош тоткандай, чын күңелдән сөенеп тә йөрмәс иде бит ул! Дилә апабызның өр-яңа шигырен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез, дуслар!

Дилә БУЛГАКОВА
ЯТИМНӘР ЙОРТЫНДА ЯТИМНӘР
Ризык мул, бар да бар
Бәйрәмдә бүләкләр таратам.
Үз балам шикелле газизләр
Кочаклап сөямен, яратам.
Ятимнәр йортында ятимнәр
Туган көн, бәйрәмнәр бер көнлек.
Кул болгап озата сабыйлар,
Сагышлы карашлар – ятимлек.
Болытлар сискәнеп туктала
Яшенли яшеннәр еракта.
Ятимнәр йортында ятимнәр
Яшь белән тәрәзне чылата.
Чәчәккә күмелгән түтәлләр
Соклангыч каеннар, юкәләр.
Ятимнәр йортында ятимнәр
Әнисен, әтисен көтәләр...
Читайте нас: