Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2019, 13:02

Акмулла чишмәсендә өмә

Уфаның "Ихлас" мәчете һәм "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары оешмасы башлангычы белән Миякә районының Туксанбай авылы янындагы Акмулла чишмәсендә өмә үтте.

Чишмә яны гөрләп торды, Аны хуҗалар заманында бик матур итеп төзекләндергән. Тимер баскычлар, ял итү өчен беседкалар куелган. Чишмә янын әле дә карап, тәрбияләп торалар.
Өмәчеләрне Янәби-Урсай авылы хакимияте башлыгы Тимерҗан Лотфуллин һәм аның гаиләсе, Акмулла музее директоры Миләүшә Гайнетдинова, музей хезмәткәре Лира Бәдертдинова каршы алды.
Уфалылар кулларына эш кораллары алып, эшкә тотынды, аннан чишмә янына илткән юлга баннер элде, бүләкләрен таратты, өйлә намазын укыды. Табигать кочагында казан асып,тәмле сый да пешерелде. Сәхибҗамал кызлары ният итүенчә, мондый десантлар тагын булыр әле, чишмә янына чәчәкләр дә утыртыртылыр киләчәктә.
Әйе, шагыйрьләрнең рухы, Акмулла рухы, гасырлар үтсә дә, халык күңелендә яши.
Читайте нас: