Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2019, 12:54

Уфада су бетә, диләрме?

"Уфада 25-26 июльдә бөтенләй су булмаячак, Водоканал моңарчы 20 ел буе алыштырылмаган ниндидер задвижкаларны алмаштырачак, урамнарда су тутырылган машиналар булачак, бу хакта барысына да хәбәр итегез, әзер торыгыз" дигән хәбәрләр таралды. Чынмы бу яңалык?

Дөрес мәгълүматны "Водоканал" оешмасының рәсми сайтыннан табарга була. Анда хәбәр ителүенчә (http://www.ufavodokanal.ru/press-center/ads/1536/), суны бөтен Уфада туктату планлаштырылмый.
25 июльдә 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Интернациональ (157, 161), Вострецов 9/3 урамнарында су бирү өзелеп торачак.
Ә 26 июльдә салкын су Мушников урамындагы 13/6, 13/7, 13/8 санлы йортларына бирелмәячәк.
Читайте нас: