Беренчесен танышым, башкорт журналисты Марат Әминев сөйләде. Авыл. Печән өсте. Күрше агай белән хәл-әхвәл белешәләр. Шуннан агай әйтеп сала: “Марат, исеңдәме, син өч ел элек миңа шулай-шулай дип әйткән идең”... Марат аптырап кала. Нәрсә дип әйткәне бөтенләй хәтерендә юк. Маратны аңлыйм мин. Без, гәзит-журналларда хезмәт итүчеләр, кемебез дә шул хәлдә калыр идек. Кая ул өч ел кемгәдер нәрсәдер әйткәнне хәтерләү, еш кына өч көн элек нәрсә язган да онытыла.
Икенче вакыйга яңарак булды. Ял итәргә бардык. Яр буендагы урамда исәпсез-сансыз кибет-палаткалар тезелеп киткән. Сатучылар әрсез, күзгә кереп бара. Алардан котылу өчен: “Ярар, бүтән вакытта килермен, алырмын, тик әле түгел!” – дип, китәргә ашыгасың.
Бер-ике көннән янә шул тирәдән үтәсең. Һәм нәрсә дисезме? Теге сатучы, сине танып: “Ә ник минем әйберне алмыйсыз? Сез бит өченче көн алам дип вәгъдәләдегез!” – ди. Минем аптырауга чик-чама юк. Нәрсә дип җавапларга да белмим. Мин бит болай гына әйткән идем... Һәм минем болай гына язган мәкаләләрем, болай гына сызган сүзләрем моннан башка да бик күп бит әле. Алар өчен беркемнең дә “Син бит шулай дип язган идең”, дип, сорау алганы юк. Әллә инде бик шома языла, әллә инде беркемгә дә кызык түгел...
Бу очраклы гына хәлдер, дип, үземне юатам. Көннәрнең берендә күршедәге генә кибетнең хуҗасы җәмәгатемне җиңеннән тартып дигәндәй туктата: “Хөрмәтлем, сез минем кибеттән аяк киеме алам, дигән идегез. Әйдәгез, рәхим итегез!..” Без, өнсез калып, бер-беребезгә карашабыз. Һәм шуны төшенәбез: сүз кадере бар, бетмәгән икән әле...