Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2019, 14:04

БОРАЙ РАЙОНЫНДА – ЯҢА АРХЕОЛОГИК ТАБЫЛДЫКЛАР!

Борай районындагы Бустанай курганнарының берсендә VI гасырга караган ядкарьләр табылды. Кеше һәм мал сөякләре, ук очлары, балчыктан ясалган көршәк – болар һәммәсе дә унбиш гасырдан артык җир астында яткан. Бу ядкарьләр Кушнаренко культурасына карый. Венгриядән килгән экспедиция җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Атилла ТҮРК билгеләвенчә, Борай җирендә борынгы чорда яшәгән кешеләрнең ДНКсын әлеге сөякләрдән ачыклап була. Бу исә киләчәктә аларның яшәү рәвешен, нәселтамырларын, хәтта милләтен дә билгеләү мөмкинлеген бирә.

Борай районы Бустанай авылы янындагы курганнарда инде ике атна археологик тикшеренүләр үтә. Аны Русия белгечләре Венгрия галимнәре белән берлектә үткәрә. Венгрия вәкиллеген тарих фәннәре докторы Атилла ТҮРК җитәкли. Казыну-эзләнү эшләрендә барлыгы 50ләп кеше катнаша. Танылган галимнәр җитәкчелегендә студентлар һәм волонтерлар эшли.
Алар тарафыннан Бустанай курганнарының берсендә VI гасырга караган ядкарьләр табылды. Кеше һәм мал сөякләре, ук очлары, балчыктан ясалган көршәк – болар һәммәсе дә унбиш гасырдан артык җир астында яткан. Бу ядкарьләр Кушнаренко культурасына карый. Атилла ТҮРК билгеләвенчә, Борай җирендә борынгы чорда яшәгән кешеләрнең ДНКсын әлеге сөякләрдән ачыклап була. Бу исә киләчәктә аларның яшәү рәвешен, нәселтамырларын, хәтта милләтен дә билгеләү мөмкинлеген бирә.
Борай районы хакимиятенең “Одноклассники” социаль челтәрендәге битендә хәбәр ителүенчә, Бустанай авылы янындагы урманда тагын 30лап шундый каберлек табылган. Аларда эзләнү эшләре, һава торышына карамыйча, көне-төне бара. Тикшеренүчеләрнең максаты бер – яңа тарихи ачышлар ясау, туган төяк тарихындагы “ак” тапларны бетерү.
18 июльдә тикшеренүчеләр янына Борай районы хакимияте башлыгы Рөстәм ӘХМӘТОВ җитәкчелегендәге рәсми делегация килде. Алар тикшеренү эшләре, эзләнүчеләрнең тормыш шартлары белән танышты, Атилла ТҮРКтән төбәк тарихы буенча лекция тыңлады.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: