Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2019, 13:42

Яңа коллык?

"Вацап" челтәрендә яңарак бер видеопост таралды. “Туйдым синнән” дип атала ул. Билгеле бер татар блогеры Интернетны сүгә. Эшне калдыруы, күзне, җилкәне бетерүе, вакытны ашавы өчен. Аннан инде уңай якларын санап китә: аралашу, әллә кайларга сәфәр кылу, матур җырлар тыңлау, һава торышын белү. Аннан, күзсез калганчы дип, Интернетны ташларга вәгъдә бирә. Тик вәгъдәсе тукран тәүбәсе булып чыгарга ошап тора.

Чынлап та, компьютер, смартфоннар һәм Интернетның файдалы яклары бихисап: бүген элемтә, банк, матбугат, фән, мәгариф, сәнәгать, башка өлкәләр үз эшен компьютерсыз күз алдына да китерә алмый.
Ләкин яңа уңайлыкның бәхәсле яклары да калкып чыкты: тәүдә яшьләр иҗтимагый челтәрләргә кереп чумды. Мәктәптә смартфоннарны тыю турында бәхәсләр купты. Ә менә хәзер Интернетта урта буын һәм өлкәнрәкләр дә “утыра”. Алар тәүдә “Сабакташлар”ны (“Одноклассники”) иярләде, “Контактта” (“ВКонтакте”) судагы балыктай йөзә башлады. Кемдер Фейсбук белән Инстаграмм киңлекләрен айкый. Хуҗабикәләр рецепт уртаклаша, гүзәлбикәләр көн-төн фото куя, җыр сөючеләр музыка тыңлап рәхәтләнә – кем нишли, кыскасы.
Интернетка кермәсә дә, мөгаен, шул 70 яшьтән өлкәнрәкләр генә керми калгандыр. Алар инде хәзер гүя параллель чынбарлыкта яши: гәзит укый, телевизор карый, капка төбенә чыгып утырып, күршеләре белән күзмә-күз аралаша.
Ә калганнарыбыз, торсак та, ятсак та, иң беренче кулга телефон-смартфонын алып, “актаргалап” чыгабыз. Машина я автобуска кереп утыргач та кул шуңа үрелә. Юл сорашканда да кешедән түгел, Гуглдан сорыйбыз, яңа төр ризык пешерергә уйласак та, әнигә я ахирәтләргә шылтыратмыйбыз, Интернетка “эндәшәбез“. Интернетлы телефон хәзер безнең өчен табиб, укытучы, юрист, банк, китапханәче, почта хезмәткәре, тәрҗемәче, сатучы һәм алучы, хәтта ки төш юраучы... Шулай ук – сәгать, календарь, калькулятор, фотоаппарат, видеокамера, телевизор, компас, карта, навигатор, афиша, блокнот... Эчең пошса, “Алиса” белән әңгәмәләшеп аласың. Ышанам ки, ул киләчәктә градусникка да әверелер, чөнки яңа смартфоннарда тән температурасын сизә торган датчиклар бар. Төрле хуш исләр чыгарып, кәефне көйләүче дә булыр. Бәлки, массаж да ясый башлар... Андый тугры хезмәтче я кол турында тарихның иң канэчкеч, иң тәкәббер фиргавеннәре хыяллана да алмагандыр.
Кул очындагы бер аппаратта шулкадәр күп функцияләр – куркыныч хәтта. Әлегә безнең хезмәтчебез, колыбыз булган смартфон киләчәктә хуҗабызга әверелмәсме? Әкрен генә, үзебез дә сизми генә аңа коллыкка төшеп бармыйбызмы? Ялган идеологияләр, аракы, тәмәке, наркотиклар коллыгына яңасы өстәлә. Һәм ул тагын да куәтлерәк, куркынычрак булып тоела. Аны бүген кешелекнең иң акыллы вәкилләре үстерә, талантлы яшьләр үзен шушы өлкәгә багышлап, бөтен көчен, сәләтен сала...
Ирексездән, мөселманнарның сыңар күзле Дәҗҗал турындагы хәбәрләре искә төшә. Аның да бит Мәккә белән Мәдинәдән башка кермәгән йорты калмас, нибары бер тапкыр күз салса, кеше аңа ышанмый калмас һәм ул үзен Аллаһ дип атар, ди, әстәгыфирулла. Джордж Оруэллның “1984” дигән антиутопиясе дә хәтергә килә. Андагы төп герой да – югары технологияләр, манипуляцияләр корбаны. Фантаст язучыларның фаразлары да, ни гаҗәп, чынга ашып бара.
Яңа технологияләр алып килгән үзгәрешләр шулкадәр зур һәм күп – бу сорауларга беркем дә җавап бирә алмас. Ни буласын киләчәк кенә күрсәтер.
Дилбәр БУЛАТОВА.
Сүз уңаеннан. Быел беренче яртыелллыкта русиялеләр онлайн ысулы белән 2 млрд сумга – 2 млн смартфон, 156 млрд сумга 7,6 млн фаблет (смартфоннан зуррак, планшеттан кечерәк җайланма) сатып алган.
Смартфоннар сату ярты елда 12 процентка арткан һәм 216 млрд сум тәшкил иткән.
Беренче кварталда Русиягә 11,6 млн мобиль телефон импортланган (http://www.tadviser.ru сайты мәгълүматы).
Читайте нас: