Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль 2019, 16:13

“ИДЕЛ” ЖУРНАЛЫНА – 30 ЯШЬ!

Бүгенге “Идел”не тулы хокук белән 1980 еллар ахырындагы милли күтәрелеш җимеше, дип атап була. Һәм аның барлыкка килүендә Башкортстаннан Казанга күчеп киткән татар егетләренең роле зур. Журналның беренче баш мөхәррире – Бишбүләк районы Дүсән авылында туып үскән танылган журналист Римзил ВӘЛИЕВ. Аңа беренче санны чыгару, редакция бинасы, кәгазь табу, иҗади коллективны туплау өчен бихисап көч салырга туры килә. Шулай итеп, 1989 елның июлендә “Идел”нең беренче саны дөнья күрде. Безнең гаилә Бәләбәй районында аңа иң тәүгеләрдән булып язылган иде. Яңа басманы тотып кинәнгән көннәрем әлегедәй хәтеремдә. Ул сан иң кадерле язмаларым арасында шәхси архивымда саклана. Нәшер ителүенең икенче елында ук журнал 120 мең данә тираж җыйган иде. Икенче баш мөхәррир – заманында “Идел”не чыгаруны таләп итеп Брежневка хат язган Бакалы районы, Саскүл авылы егете, искиткеч көчле тәнкыйтьче һәм шагыйрь Фәиз ЗӨЛКАРНӘЙ. Кызганыч, Аллаһ Тәгалә аны бик иртә арабыздан алды. 1997 елда нибары 46 яшендә ул юл фаҗигасендә һәлак булды...

СССРда яшьләр өчен татар телендә журнал чыгару өчен көрәш узган гасырның 60нчы елларында ук башлана. Һәм бу көрәшне иҗади яшьләр үзләре башлый. Мәсәлән, 1968 елның 25 мартында ук журнал чыгаруны таләп итеп Камал театрында барган партия җыенында алар балконнан листовкалар да ыргыта. Моны Мәскәүдәге Әдәбият институты студенты Разил Вәлиев, Казандагы яшь шагыйрьләр Зөлфәт (ул чагында – Зөлфәт Маликов) һәм Мирза Мансуров оештыра. Моның өчен аларга партия һәм дәүләт иминлеге органнарыннан шактый нужа шулпасы чүмерергә туры килә. Башкортстандагы татар яшьләре дә бу көрәштән читтә калмый. Моның үзенең бүген инде көлеп искә алына торган мәрәкәле тарихы да бар.
Ул чорда милли телдә яңа басмалар чыгарырга рөхсәтне бары тик Мәскәү, КПССның Үзәк Комитеты үзе генә биргән була. 1970 еллар уртасында Бакалы районы Саскүл (бүген – Куштирәк) авылында яшәүче Фәиз Зөлкарнәев атлы комсомол егет татарча журнал таләп итеп, Л. И. Брежневның үзенә хат яза. Билгеле, үтенеч канәгатьләндерелми, ә хатны, авторына карата тиешле чаралар күрүне таләп итеп, КПССның Башкортстан Өлкә Комитетына төшерәләр. Җаваплы чиновник, аны укыгач, ирексездән көлеп җибәрә. Чөнки хат язучының адресы “БАССР, Лягушачий район, деревня Вонючее Озеро” итеп күрсәтелгән була. “Бакалы районы, Саскүл авылы” атамасын яшь комсомол шулай тәрҗемә иткән була. Күңелләре күтәрелгән партия яраннары, егетне чакырып алып, бераз шелтәлиләр дә, шуның белән эш тәмамлана.
Күп еллар дәвам иткән көрәштән соң, 1958-60 һәм 1970-89 елларда “Идел” әдәби альманахы чыгып килә килүен, әмма аны тулыканлы журнал дип атап булмый. 1970 еллар ахырында әдәбият аксакаллары Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нәкый Исәнбәт, Илдар Юзеев Татарстан җитәкчелеген яшьләр журналы ачарга кирәк, дигән фикергә күндерә. Өлкә комитеты секретаре Фикърәт Табеев яшьләр журналы сорап КПСС Үзәк Комитетына бара, Брежневтан соң икенче фигура булган М. Суслов янына керә. Рөхсәт алына, диярлек. Тик ахырда – «кече Политбюро» утырышы. Һәм әнә шунда хөрмәтле генә бер иптәш түбәндәге фикерне уздыра: «Бу мәсьәләне әлегә кичектереп торырга кирәк!..» Кичектерү аз да түгел, күп тә түгел – тагын дистә елга сузыла...
Бүгенге “Идел”не тулы хокук белән 1980 еллар ахырындагы милли күтәрелеш җимеше, дип атап була. Һәм аның барлыкка килүендә Башкортстаннан Казанга күчеп киткән татар егетләренең роле зур. Журналның беренче баш мөхәррире – Бишбүләк районы Дүсән авылында туып үскән танылган журналист Римзил Вәлиев. Аңа беренче санны чыгару, редакция бинасы, кәгазь табу, иҗади коллективны туплау өчен бихисап көч салырга туры килә. Шулай итеп, 1989 елның июлендә “Идел”нең беренче саны дөнья күрде.
Безнең гаилә Бәләбәй районында аңа иң тәүгеләрдән булып язылган иде. Яңа басманы тотып кинәнгән көннәрем әлегедәй хәтеремдә. Ул сан иң кадерле язмаларым арасында шәхси архивымда саклана. Нәшер ителүенең икенче елында ук журнал 120 мең данә тираж җыйган иде. Икенче баш мөхәррир – заманында “Идел”не чыгаруны таләп итеп Брежневка хат язган Бакалы районы, Саскүл авылы егете, искиткеч көчле тәнкыйтьче һәм шагыйрь Фәиз Зөлкарнәй. Кызганыч, Аллаһ Тәгалә аны бик иртә арабыздан алды. 1997 елда нибары 46 яшендә ул юл фаҗигасендә һәлак булды...
Аннан соң журналны танылган язучылар һәм журналистлар Рашат Низами (1997-06); Нәбирә Гыйматдинова (2006-09); Рифат Фәттахов (2009-11); Рөстәм Галиуллин (2011-14), Радик Сабиров (2014-19) җитәкләде.
“Идел” редакциясе һәрвакыт татар әдәбиятының үзәге булды. Анда эшләп киткән яки әле дә эшләүче Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй, Газинур Морат, Нәбирә Гыйматдинова, Зөлфәт Хаким, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рәфыйк Юнысның исемнәре милли әдәбиятыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылган.
Басма беренче көннән үк билгеләнгән иҗади мәсләкләренә бүген дә тугры: әдәбият, мәдәният, яшьләр, заман. Ул күтәргән темалар даирәсе тормышыбызның барлык өлкәләрен иңли, җәмгыятьтәге проблемаларның төбенә төшәргә омтыла. Кыскасы, нәкъ җырдагыча:
“Идел” бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: