Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2019, 11:50

РЕСПУБЛИКА ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНЫҢ ТАТАР БҮЛЕКЛӘРЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ АХЫРЫНА ЯКЫНЛАША

Әле республика югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең иң кызган мәле. Татар бүлекләренә килүчеләр күпме? Конкурс ситуациясе ничек тора? Түбәндәге язмабыз шушы сорауларга җавап бирергә тиеш.

Әле республика югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең иң кызган мәле. Татар бүлекләренә килүчеләр күпме? Конкурс ситуациясе ничек тора? Түбәндәге язмабыз шушы сорауларга җавап бирергә тиеш.
Белүебезчә, татар бүлекләре республиканың өч югары уку йортында – Башкорт дәүләт университетында, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында һәм Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында эшләп килә. Быел БДУ көндезге бүлеккә бюджет исәбенә 15 студент кабул итә (былтыр 14 иде). Бүгенге иртәгә татар бүлегенә барлыгы 43 гариза тапшырылган, ягъни 1 урынга 2,87 абитуриент дәгъва итә.
М. Акмулла исемендәге БДПУ “Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты” бүлегенә бюджет исәбенә 12 студент кабул итә. Әлегә бирегә 25 гариза тапшырылган, ягъни 1 урынга 2,87 абитуриент туры килә. Моннан тыш биредә әлеге белгечлек буенча читтән торып та белем алып була. Моның өчен бюджеттан 15 урын бүленгән. Бүгенге иртәгә читтән торып уку бүлегенә 15 гариза ташырылган, ягъни конкурс ситуациясе “бергә-бер”.
БДУның Стәрлетамак филиалындагы татар (чуваш) бүлегенә кабул итү планы 18 студент тәшкил итә. Дөрес, бу сан эченә ике милләт вәкилләре дә кергән. Әлегә бирегә 22 гариза тапшырылган ягъни 1 урынга 1,22 абитуриент дәгъва итә.
Югары уку йортларының татар бүлекләренә керергә теләүчеләрдән гаризалар 19 июльгә кадәр кабул ителә, чөнки аларны татар теленнән эчке имтиханнар көтә. БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керергә теләүчеләр документларын 24 июльгә кадәр тапшыра ала.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: