Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2019, 11:08

АРХАНГЕЛЬ РАЙОНЫНДА – КОТОЧКЫЧ АВАРИЯ!

Юл фаҗигасендә 6 кешенең гомере өзелгән, 16 кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелгән..

Юл фаҗигасендә 6 кешенең гомере өзелгән, 16 кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә.
Фаҗига кичә сәгать кичке уннар тирәсендә була. King Long XMQ маркалы автобус Миңдегул – Яр Чаллы маршруты буенча 39 Татарстан туристын алып өйләренә алып кайтып барган була. ЮХДИИ мәгълүматлары буенча, көчле коен шартларында автобус салулап китә һәм кюветка әйләнеп төшә. Нәтиҗәдә, 6 пассажирның гомере өзелә, 16 кеше, шул исәптән 2 бала, төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә.
Фаҗига турында шунда ук Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка җиткерелгән. Бүген иртән республика Хөкүмәтендә узачак оператив киңәшмәдә фаҗигане тикшерү барышы һәм каза күрүчеләргә ярдәм чаралары каралачак, дип хәбәр ителә Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәтендә.
Русиянең тикшеренү комитеты хезмәткәрләре фаҗига урынына чыгып, “ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән юл кагыйдәләрен бозу” һәм “хәвефсезлек кагыйдәләренә җавап бирмәгән хезмәтләндерү аркасында ике яки аннан күбрәк кешенең үлем җәрәхәтләре алуы” мәддәләре буенча җинаять эшләрен кузгатты.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: